Логотип Магариф уку
Цитата:

Тольятти кызы Резедә милли бизәкләр төшерә

Безнең татар кызларыннан да чибәр, сөйкемле кызлар юктыр ул, билләһи! Сызылып киткән кара каш, куе  керфекләр арасыннан нур сирпеп торучы шомырттай кара күзләр... Язмам герое   Резедә Әһлиуллова  нәкъ...

Безнең татар кызларыннан да чибәр, сөйкемле кызлар юктыр ул, билләһи! Сызылып киткән кара каш, куе  керфекләр арасыннан нур сирпеп торучы шомырттай кара күзләр... Язмам герое   Резедә Әһлиуллова  нәкъ шундый татар кызларының берсе. Мөлаем, чибәр булуы өстенә, кул эшләренә дә бик оста булып чыкты ул. Агачтан  татар милли бизәкләре  үрнәгендә бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә.


fsJYV5EY_IQ


Резедә - Тольятти кызы. Казанга мал табибы  белгечлегенә укырга килгән. Югары уку йортын тәмамлап, берникадәр вакыт туган шәһәрендә, соңрак Казанда ветеринар лабараториядә  эшли. Ләкин, күңел гел матурлыкка тартыла шул, һәрвакыт нидер ясарга, иҗат итәргә яраткан Резедә алка-беләзекләр ясый.


– Соңгы елларда татар милли бизәкләре төшерелгән бизәнү әйберләренә игътибар арта,  модага кереп китте. Рәсемнәр ясау белән  кечкенәдән кызыксына идем.  Алкалар, муенсалар ясаганда бизәкләрне үзем уйлап чыгарам. Шуңа күрә һәрбер әйбердә минем күңел җылысы да кушылган,- дип сүзен башлады Резедә.


– Эш тәртибе ничегрәк башкарыла? Озак вакыт сарыф ителәме?


– Башта  кәгазь битенә ясыйм, аннары әзер өлгене агачка төшерәм. Агачны лазер ярдәмендә тиешле формада кисәм.  Төрле зурлыктагы, формадагы пумалалар кулланып бизәкләрне буйыйм.  Буяулар кипкәч, өстеннән пыяласыман матдә белән каплыйм. Баштарак төссез лак белән эшли идем, ләкин лак куллану бизәкләрне бозарга мөмкин.


– Бу эшкә ничек тотынырга уйладыгыз? Идеяне кем бирде?


– Юк, идеяне беркем дә бирмәде. Ничектер, бер кибеткә кергәч, агачтан эшләнгән эйберләргә күзем төште. Баштарак төрле шкатулкалар, матрешкалар ясап карадым.. Алкалар, муенсалар ясарга теләк уянды.  Баштарак үзем өчен генә тотынган идем, тора-бара сатып та ала башладылар. Казанда сораучылар күп, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез сорап яза. Әзер әйберләрне почта белән җибәрәм, шулай итеп, әкренләп акча да эшли башладым.


– Резедә, ни өчен татар милли бизәкләренә тукталырга булдыгыз?


– Мин – татар кызы, татарлыгым белән горурланам. Татарстаннан читтә яшәгәнгәдер, татар милли бизәкләре, татар моңнары, татарча сөйләшү- барысы да күңелгә якын.  Без шундый мәшәкатьле тормышта яшибез, иртән торып эшкә ашыгабыз. Эштә барысы да әйбәт булса ярый да бит, кайвакыт әллә нинди авыр көннәр була. Ә менә яраткан шөгелең булса –  бу эшкә тотынсаң, чын-чынлап тынычланасың. Мин үземне бәхетле саныйм, Аллаһы тәгалә миңа шундый мөмкинлек биргән икән, рәхмәтләр укыйм. Кулыма пумала алуга – бар дөньям онытыла, тыныч кына көй астында мин матур-матур бизәкләр ясыйм, шул көйләргә кушылып үзем дә җырлыйм, күңелем дә  җырлый...


kedeaN1qj08 gtuWcfNKlVE fIU18o0TIxw WmvYuitTvlQ


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ