Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш сабагы

Без кечкенә чагында армиядә хезмәт итү үзе бер горурлык иде. Чакыру кәгазе килүгә, бу күңелле хәбәрне авыл клубында барлык халыкны җыеп, зур яңалык итеп игълан итү, шунда ук зурлап тәбрикләү, кичтән зур бәйрәм табыны ясау гадәткә кергән иде. Шул вакытларда армиягә китүче егеттән дә бәхетле кеше булмагандыр, минемчә.

Ә инде, хезмәтен төгәлләп, тормыш кору өчен җитлегеп кайту – бу тагы да зур шатлык, батырлык! Армиядән кайткан егетләргә игътибар көчле: ай буе диярлек туганнарының һәрберсе аерым-аерым өенә чакырып хөрмәтли, кунак итә, ә клубта барлык кызларның күзе яңа кайткан солдатта.

Абыем Рафис армия сафларыннан хезмәтен тутырып кайтканда, мин өлкән сыйныфта белем ала идем. Аның белән клубка чыгу сәбәпле, дәресем әзерләнми калды (гомеремдә беренче тапкыр). Кайберәүләр төнлә яисә иртән укырга мөмкин бит, диярләр. Тик һәрнәрсәнең дә үз җае булгандай, дәрес әзерләүнең дә үз вакыты бар шул. Бигрәк тә авыл баласының. Кемнедер мәктәптән әби-бабасы каршы алса, мине өстәл өстендә еш кына “записка” каршылый иде. Чәй эчкәндә эчтәлеге белән танышасың. Аннан учакка ягып аш салу, токмач кисү, кыскасы, әти-әни кайтуына кичке аш әзерләү, су ташу, мал карашу, кече туганнарыңа ярдәм һ.б. Иртән вакыт тагы да кысан: урын-җирләрне җыю, табын җыештыру, идән себерү, энекәшләрне бакчага илтү, аннан мәктәпкә бару... (Мин боларны зарланып әйтүем түгел, сүз уңаеннан гына телгә алуым, һәммәсе дә дөрес, шулар аша хезмәткә өйрәндек, Аллаһка шөкер. Әнә бүгенге укучылар эшсезлектән интегә).

“4”ле һәм “5”ле билгеләренә укучының дәрескә әзер булмавы йөзенә чыгадыр, мөгаен. Шулай булмаса укытучы, класска керүгә үк: “Өйгә бирелгән теманы Хафизова сөйли”, – дип әйтмәс иде. Класста тынлык урнашты. Мин башымны аска иеп басып торам. Сизәм, битем алмалардай кызарды. Мин хәтта; “Дәрескә әзерләнә алмадым, гафу итегез”,– дип әйтергә дә батырчылык итмәдем. Укытучының шундый җитди кыяфәттә: “Утырыгыз!”– дигән тавышын ишетүгә, оятымнан тизрәк утыру ягын карадым.

Инде өйгә кайтам да бөтен эшне ташлап китап укыйм, “2”лене ничек тә төзәтергә кирәк бит. Өйгә кайтсам, ни күрим – йорт тулы янә кунак, абыйның иптәшләре килгән. Берсен-берсе уздырып, армия хәлләрен сөйләшәләр, фотосурәтләр карыйлар... Мин тиз генә коймак пешердем, аннан чәй табыны кордым, ул арада әти-әни дә эштән кайтты, күрше-күләннәр керде, туганнар килде, бергәләшеп чәй эчтек. Өлкәннәр өйдә гәп куертып, кич утырып калдылар, ә миңа янә егетләргә ияреп, клубка чыгарга “туры килде”...

Икенче көнне мәктәптә укытучы янә: “Хафизованы тыңлыйбыз!" – диде. Әгәр идән ярыгы булса, билләһи, оятымнан төшеп китәр идем. Алдагы көннән дә кыенрак булды шул чакта. Мин үз-үземә сүз бирдем: ничек кенә булса да, өйгә кайтканчы шушы теманы өйрәнергә! Мәктәптән ерак түгел Мәдәният йорты урнашкан, көндез китапханәсе дә эшли, шунда кердем. “Кызыклы физика” дигән китапка тап булдым, дәреслек белән чагыштыра-чагыштыра, кирәкле теманы утырып өйрәндем.

Алдагы шул ук дәрестә күңелемнән бу теманы укытучы да сорамас, дигән уй сызылып үтте. Ялгышканмын, укытучы янә: “Яңа теманы өйрәнгәнче, Хафизованы тыңлыйбыз”, – диде.

Мин сөенечемнән, ашыга-ашыга, белгәннәремне сөйли башладым. Барысы да гаҗәпләнеп тыңладылар. Сүзем беткәч, тәүге тапкыр укытучының йөзенә күтәрелеп карарга батырчылык иттем. Ә ул бераз сүзсез генә миңа карап торды да, үтә дә җитди тавыш белән:

–  Әгәр дә Хафизова беренче көнне шулай җавап биргән булсаң, мин “5”ле куяр идем, бүген мин синнән өченче тапкыр сорыйм, утыр, “3”ле булыр, – диде. Ә “3”ле – минем өчен “2”легә тиң. Шулай итеп, мин үзем өчен мәңгелек тормыш сабагы үзләштердем. Бүгенге эшне иртәгә калдырган кешенең эше һич бетмәс, дип, борынгылар тикмәгә генә әйтмәгән шул.

Нурзия Мирхазова,

Түбән Кама шәһәрендәге 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы

Фото Маркуса Списке на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ