Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министры Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады."Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр!Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм – Халыкара балалар...

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
фаттахов прямая связь"Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр!
Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.
Республикабыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Мәктәп укучыларының дүрт ел рәттән егерме дүрт предмет буенча үткәрелеп килгән Бөтенроссия  олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан соң өченче урында тора. Шушы көннәрдә генә республикабыз егет-кызлары WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” Милли чемпионатында 64 регион арасында өченче урынга лаек булды.
Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтле булуы һәм аның үсеш кичерүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте.
Гомерен авыр хәлдә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук нарасыйларны уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләргә һәм сәламәтлеккә туймаган балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәм. Бу балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен,сез барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.
Бүген – җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә - республикабыз мәйданнарында фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылысы аларны һәрчак озата барсын, акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде.
Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!
Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен!"
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
 
Дорогие юные друзья! Уважаемые взрослые и коллеги!
От всей души поздравляю вас с замечательным праздником - Международным днем защиты детей!
Вы вступаете в этот мир беззащитными и открытыми для счастья, а мы, взрослые, делаем все, чтобы вы были окружены вниманием, заботой и готовы поддержать вас и вовремя протянуть руку помощи.
Мы гордимся достижениями татарстанских школьников, которые успешно представляют нашу республику на различных конкурсах и соревнованиях. Четвертый год подряд по результатам заключительного этапа Всероссийской олимпиады, которая проводится по 24 предметам, мы занимаем 3 место по Российской Федерации после Москвы и Санкт-Петербурга. Буквально накануне наши ребята, вернулись с финала Национального чемпионата «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia, где сборная команда Татарстана завоевала третье место среди 64 регионов - участниц.
Хочу выразить слова благодарности вашим наставникам, педагогам за то, что они вкладывают в вас не только знания, а свою душу и сердце. Несомненно, благодаря вашему трудолюбию и вашим результатам значительно возросла конкурентоспособность татарстанского образования!
Отдельные слова благодарности педагогам, которые посвятили свою жизнь работе с детьми, оказавшимися в тяжелой жизненной ситуации и лишенных родительского тепла, а также родителям, в чьих семьях растут приёмные дети и дети с ограниченными возможностями. Вы делаете все возможное для того, чтобы они были счастливы, окружены любовью и вниманием, радуетесь их победам и переживаете их неудачи.
Сегодня, в первый день лета и долгожданных каникул, на всех главных площадях республики проходят фестивали, театрализованные представления, концертные программы, спортивные соревнования и конкурсы. Пусть внимание и забота, которые почувствуют в этот день наши дети, всегда остаются с ними, помогая вырасти умными, добрыми и светлыми людьми.
Искренне желаю всем мира, добра, благополучия, счастья и радости!
А всем ребятам – отличного летнего отдыха!
Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан - министр образования и науки Республики Татарстан Э.Н. Фаттахов.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ