Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары» дәвамлы булсын!

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында узган Беренче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты тамашачыларның күңелендә бик күп дулкынландыргыч минутлар калдырганды...

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында узган Беренче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты тамашачыларның күңелендә бик күп дулкынландыргыч минутлар калдыргандыр. Чөнки бу кичәдә сәхнә бәйге тотучылар кулында булса, тамаша залы исә аларның әти-әниләреннән, туганнарыннан, укытучылардан тора иде. Шуңа күрә, зал халык белән туп-тулы булуга карамастан, анда берәүнең дә сулыш алганы ишетелмәде.
Җыр һәм бию ансамбеле башкаруында Муса Җәлилнең мәгълүм шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән «Җырларым» әсәре белән башланып китүе тантананың иң югары нотасында үтәсен беренче минутларында ук билгеләп куйды. «Җәлил укулары»нда каһарман шагыйрьнең шигырьләрен сәнгать уку бәйгесендә дүрт меңнән артык татар уллары һәм кызлары катнашты. Күп катлы бәйгеләрдән соң, финалга чыгу бәхете нибары 64 укучыга тиде. Җиңүчеләргә, яулаган урыннарны карап, Беренче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең I, II һәм III дәрәҗә дипломнары вә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


Бәйгене отучыларны жюри рәисе Г.Камал театры актеры, Россиянең халык артисты Әзгар Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров котлады һәм яшьләргә иҗат уңышлары теләде. Ә җиңү ул яңа бәйгеләргә әзерләнү вакыты җиткәнне дә аңлата.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ