Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиләкле тарт

Яңа ел – гаилә бәйрәме. Аны бөтенең бергә табын янына утырып каршылау – гасырдан гасырга килә торган матур күренеш. Тамак ялгап алганнан соң, чәйләп алыр өчен хуш исле мандариннар исенә җәйнең тәмле җ...

Яңа ел – гаилә бәйрәме. Аны бөтенең бергә табын янына утырып каршылау – гасырдан гасырга килә торган матур күренеш. Тамак ялгап алганнан соң, чәйләп алыр өчен хуш исле мандариннар исенә җәйнең тәмле җиләк исләре дә килеп кушылган бик тәмле десерт ясарбыз бүген. Хуҗабикәләргә ул үзенең тиз һәм ансат әзерләнүе белән ошар дип уйлыйбыз.
Тартның нигезен әзерләр өчен, сыер маен катырып, угычтан уабыз, йомырка һәм башка коры ингредиентларны кушып болгатабыз. Килеп чыккан камырдан шар ясап, аны 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Аннары камырны 1-1,5 см калынлыкта (диаметры  20 см) җәеп табага салабыз, чәнечке белән тишеп чыгабыз. 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә (духовкада) 10-15 минут пешерәбез.
Крем ясар өчен кәстрүлгә сөт салабыз, аннары, барлык ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Сүрән утка куеп, болгата-болгата пешерәбез. Әзер кайнар кремны табадагы камыр өстенә агызабыз.
Әзерләү ысулы:
Нигезе өчен корж:

  • 160 г он

  • 2 аш кашыгы шикәр пудрасы

  • 1 йомырка

  • 100 г сыер мае


Кайнар крем:

  • 250 мл сөт

  • 50 г шикәр комы

  • 1,5 г ванилин

  • 15 г кукуруз крахмалы

  • 1 йомырка

  • 1 аш кашыгы сыер мае



Нарат җиләгеннән конфи:

  • 350 г нарат җиләге (яисә башка төрле җиләк)

  • 50 г шикәр

  • 10 г кукуруз крахмалы


 
Конфи әзерләү:
Җиләк катырылган булса, аны алдан эретәбез. Савытка җиләк, шикәр комы һәм крахмал салып, сүрән утта куерганчы кайнатабыз. Җиләкле конфины крем өстенә агызабыз. Әзер тартны башта бүлмә температурасында тулысынча суынганчы тотабыз, аннары берничә сәгатькә суыткычка куябыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
София ГАДИЛОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ