Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүчеләр «Мәгариф»нең август санында

Җәйнең соңгы аен вакларга керештек. Июль ае кызу көннәре, җылы төннәре, шифалы яңгырлары белән үтте дә китте. Таҗвирус чикләрне ябып кую сәбәпле, һәр җәйне чит илләрдә ял итәргә күнеккән халык, үзебез...

Җәйнең соңгы аен вакларга керештек. Июль ае кызу көннәре, җылы төннәре, шифалы яңгырлары белән үтте дә китте. Таҗвирус чикләрне ябып кую сәбәпле, һәр җәйне чит илләрдә ял итәргә күнеккән халык, үзебезнең елга-күлләрне камап алды, чиләкләп җиләк җыйды, алар артыннан мәтрүшкә белән кырлыган (иван-чәй) да калмады. Кызу көннәр дигәннән быелгы июль аенда 66 ел элек булган температура рекордын «егып салдык»: Казанда һава +36 градуска кадәр җылынды. 1954 елда бу күрсәткеч +33,3 градус булган дип яза синоптиклар.
«Мәгариф» редакциясе хезмәткәрләрен бер яктан урамдагы кызу кыздырса, икенче яктан, журналның август санын әзерләү белән беррәттән ике зур проектка нәтиҗәләр чыгару утлы табада биетте.

Әлеге проектларның берсе «Мәгариф» журналы редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан быел җиденче тапкыр оештырылган «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесе булса, икенчесе «Мәгариф» журналы редакциясе «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә үткәрелгән «Яшел бишек» бәйгесе. Һәр икесенә дә күпләгән хатлар килү сәбәпле, жюригә беренчесендә II этапка узучыларны, икенчесендә җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмады. Шулай да галимнәр, абруйлы мәгариф хезмәткәрләре кергән жюри комиссияләре иң-иңнәрне, лаеклыларны сайлап алды дип ышанып калабыз. Бәхетлеләрнең исемлеге «Мәгариф»нең август санында урын алды да инде. Әле исемлеккә өстәп иң яхшы дип табылган эсселәр һәм дәрес эшкәртмәләре дә журналда басылды.
Бу сан тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Күркәм гадәт буенча район, шәһәр мәгариф идарәләре, алдынгы мәктәпләр турында язмалар урын алган. Бу юлы Югары Ослан, Апас, Кайбыч районнарындагы мәгарифнең торышы кызык-кызык, саллы-саллы мәкаләләрдә ачып салынган.
Филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Сәгъдиева рус мохитендә яшәгән татар балаларын туган тел олимпиадасына әзерләү серләре белән таныштыра.
Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кеше хаталана, закон боза, җәзасын ала, аннары тәүбәгә килә. Менә мондый затлар мәктәптә эшли аламы? Юрист менә бу һәм башка шуңа охшаш сорауларга тәфсилләп җавап бирә.
«Мәгариф» журналының август санында шулай ук мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре дә басылган.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ