Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыңгырау унберенчеләрне олы юлга озата

Кыңгыраулар чыңы,Аерылышу моңы –Мөлдерәмә тулы күңелләр.Бергә үткән еллар, бергә откан җырларҺич тә онытырлык түгелләр...Чыннан да, яз белән җәй үзара кул кысышкан май аеның соңгы атнасы ямансурак шул...

Кыңгыраулар чыңы,


Аерылышу моңы –


Мөлдерәмә тулы күңелләр.


Бергә үткән еллар, бергә откан җырлар


Һич тә онытырлык түгелләр...


Чыннан да, яз белән җәй үзара кул кысышкан май аеның соңгы атнасы ямансурак шул. Мәктәпләребез бу көннәрдә җиз кыңгырау чыңнарына күмелә: бүгеннән «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре старт алды. Бу уку елында республикабызның 17 меңнән артык XI сыйныф укучысы, туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашып, олы тормыш мәктәбенә аяк басачак. Быелгы унберенчеләр остазлары күңелендә нинди эз, хатирәләр калдырган? Укытучыларның аларга әйтер нинди хәер-фатихасы бар? Әйдәгез, мөгаллимнәрнең уй-фикерләренә колак салып алыйк әле.
Ләйсән Галиәхмәт кызы МӨЛИХОВА, Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директоры урынбасары:
– Соңгы кыңгырау чыңы... Яңа гына  башланган уку елы инде ахырына да якынлашкан бит.
Тагын бер уку елы артта калды. Быел соңгы кыңгырау гимназиябезне тәмамлаучы 13 – унберенче, 13 – тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыңлаячак. Димәк, бездән менә шуның кадәр бала олы тормыш юлына аяк басачак.
13 унберенче сыйныф укучысының бишесе медальгә дәгъва кыла. Бу – әлбәттә, бик куанычлы. Әле алда – дәүләт имтиханнары. 13 санының да бәхетле сан икәнлеген дәлилләп, барысының да имтиханнарны уңышлы биреп, үз максатларына ирешерләр дигән өметтә яшибез.
Уңышлы юллар теләп, озата соңгы кыңгырау... Әйе, нәни кызны иңнәренә утыртып, XI сыйныф егете соңгы тапкыр гимназия аланын әйләнер. Алда – кискен борылыш, зур тормыш юлының башы. Һәркайсыбызның күңелендә изге теләкләр. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә.
Миләүшә Мөхәммәтхәниф кызы ИМАМИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры урынбасары:
– Илебезнең күпсанлы мәктәпләрендәге кебек, безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә дә 25 май көнне узачак «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә кызу әзерлек эшләре бара: чакырыласы шәрәфле кунаклар исемлеген барлау, укучыларның чыгышларын кабат күздән кичерү, истәлек альбомына бергәләп фотога төшү эшләре... Озак еллардан килгән традиция буенча IX һәм XI сыйныф укучылары бу бәйрәмне бергәләп үткәрә. Быел һәр ике сыйныфны да 8 укучы тәмамлый. Безгә аеруча XI сыйныф укучылары белән саубуллашу мизгелләре ямансу – алар, күптөрле бәйге-ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган, мәктәбебезнең данын яклаган кызлар бит! Менә Энҗе Галимова, Алсу Хафизова, Гүзәл Мөхәммәтрәхимованың «Тамчы-шоу» халыкара фәнни-эзләнү, иҗади һәм интеллектуаль уеныннан җиңеп алып кайткан Мактау грамотасы моңа шаһит. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Илһам» Бөтенроссия бәйгесендә Энҗе Галимова II призлы урынга лаек булды. Укуда да сынатмый Энҗе: соңгы өч елда фән олимпиадаларының район этабында җиде тапкыр җиңүче һәм призлы урын алучы, ә республика дәрәҗәсендә ике тапкыр призлы урын яулаучы булды. Хәзерге вакытта алар БДИга ныклап әзерләнү белән мәшгульләр, укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә җыеналар.
Әлбәттә, бу укучыларыбызга лаеклы алмаш та бар әле. Шул ук IX сыйныфтан Фирдүс Миңнәхмәтов, Рәҗәп Вәлиев фән олимпиадаларының район этабында берничә тапкыр җиңү һәм призлы урыннар яуладылар. Шушы ук егетләр, үз командаларына VIII сыйныфтан Илназ Галәвиевны да алып, «Тамчы-шоу» халыкара фәнни-эзләнү, иҗади һәм интеллектуаль уенында җиңү яулап кайттылар. Аларның да төп дәүләт имтиханнарын һәркайсыбызны сөендерерлек итеп тапшырасылары бар.
Без аларга алдагы имтиханнарында уңышлар телибез.
Лидия Семен кызы КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы, XI сыйныф җитәкчесе:
– Мәктәбебез тарихында беренче тапкыр быел XI сыйныфны бары тик бер укучы тәмамлый. Ә бит безнең Үсәли мәктәбе 18 авылдан җыелып, алтышар параллель сыйныф укучылар чыгарганын хәтерли...
Быел XI сыйныфны тәмамлаучы Оксана Сидорова – күрше Албай авылыннан. Туган авылы мәктәбендә IX сыйныфны алар өчәү тәмамлаган булган. Унынчыга укырга дип мәктәбебезгә берүзе килде. Тик безнең мәктәптәге булачак сыйныфташлары да эшче һөнәрләр үзләштерүне хуп күрде. Шулай итеп, ике ел буена ул класста берүзе укыды. Оксана безгә Албай мәктәбеннән уку отличнигы булып килгән иде һәм билгеләрен тулысынча аклады. Берүзенә бер сыйныф булып укыса да, без аны «ятим» итмәдек. Сыйныф эшләре, төрле ярыш-конкурсларда ялгыз булмасын дип, узган елгы XI сыйныфлар, ә быел X лар белән «берләштердек». Оксанабыз, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, район олимпиадаларында катнашып, урыннар алды. Белеп тордык: Оксана кая барса да, урын алмыйча кайтмаячак.

Мәктәп кичәләрендә төрле халык биюләрен башкарып хозурландырса, спорт ярышларында да  ул гел алдынгы булды. Республикакүләм уздырылган җиңел атлетика ярышларында әллә ничә тапкыр призлы урыннар белән кайтты. Кайбер дистанцияләрдә I урынны бирмәде. 18 яшьлек кызлар арасында Россия беренчелегенә уздырылган кросста III урынны яулап кайтып та шаккаттырды ул безне. Чаңгы спорты буенча да республикабыз күләмендә җиңүләре күп. Район ярышларында I урынны алмый калганы бөтенләй дә булмады.
Мәктәп тарихында матур эз калдырып китәчәк кызыбыз язмышын хокук тармагы белән бәйләргә хыяллана. Алда – бердәм дәүләт имтиханнары. Киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын, дуслары, фикердәшләре күп булсын!
Гөлшат Равил кызы ХӘМИДУЛЛИНА, Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең IX сыйныф җитәкчесе:
– Сыйныф җитәкчесе буларак 8 ел эшлим. Быелгы уку елында мин IX сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе идем. Мин җитәкчелек иткән класста барысы 14 бала – 6 кыз, 8 малай. Барысы да минем юанычларым, куанычларым булды.
Гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеге бала шәхесен формалаштыруда һәм үсешендә зур роль уйный. Шуңа да үзебез уздырган һәртөрле бәйрәм-кичәләрдә, тематик очрашуларда ата-аналарны да катнаштыру безнең гадәткә керде. «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе», Яңа ел, «Соңгы кыңгырау» һ.б. чаралар әти-әниләрдән башка үтмәде.
Укучыларым белән бергә, төрле республикакүләм бәйгеләрдә, конкурсларда катнашып, зур җиңүләргә ирештек, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә республикакүләм чыгыш ясап, мәктәбебез данын якладык. Укучыларым спорт ярышларында алдынгылыкны бирмәде.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Әле генә тәрбия серләрен төшендергән укучыларымның инде алда имтихан көннәре. Аларга сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имтиханнарын уңышлы тапшырырга язсын дигән теләктә калам. Туган мәктәбегез, укытучыларыгыз белән киләчәктә дә аралашып яшәргә насыйп булсын. Мәктәбебез ишеге сезнең өчен һәрчак ачык булачак!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ