Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесенә йомгаклар ясалды

«Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» бәйгесенә йомгаклар ясалды.Әлеге конкурс радиода сирәк яңгыраган яки бөтенләй булмаган, онытылып барган җырларны эзләп табу максатыннан үткәрелде. Оешт...

«Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» бәйгесенә йомгаклар ясалды.
Әлеге конкурс радиода сирәк яңгыраган яки бөтенләй булмаган, онытылып барган җырларны эзләп табу максатыннан үткәрелде. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә Татарстан, Башкортостан, Киров, Пермь өлкәләреннән, Мәскәүдән йөздән артык видео килгән.
– Узган ел безнең «Татмедиа»га «Тәртип» керде. Редакциядә хәзер ремонт эшләре бара, тиздән үзләренең студияләре булачак. Радионы әлегә Чаллы белән Казанда тыңлап булса, хәзер инде Түбән Кама белән Зәй турында сөйләшүләр бара. Аларның үз миссияләре бар – ул милли, мәдәни мирасыбызны саклау, тарату, таныту, – дип ассызыклап үтте «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков.
Конкурсның географиясе киң булган кебек, катнашучыларның яшь аралыклары да шактый. Иң кечкенә катнашучыга 6 яшь булса, иң өлкәненә – 78. Җиңүчеләрне барлау җиңелләрдән булмаса да, исемлек әзер:
3 урын – Ильмира Заһидуллина (Арча), «Бик еш кайтам» җыры
2 урын - Ренат Закиров (Кама Тамагы), «Тугайларым» җыры
1 урын – Гөлия Мөхәрләмова (Балык Бистәсе), «Гөлбакча» җыры
Гран-при – Галия Камалова (Биектау), «Уел» җыры
Һәрбер җиңүчегә, диплом һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, акчалата бүләк тапшырылды.
Лилия САДРУТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ