Логотип Магариф уку
Цитата:

Үз телем – изге телем

Татарстанда хосусый мөселман мәктәпләре ачыла башлавы күпләргә мәгълүм. Әмма алар әле дә «беренче карлыгачлар» кебек, бик санаулы. Шундыйларның берсе –  1995 елда мәркәзебезнең «Төнъяк» бистәсендә ачы...

Татарстанда хосусый мөселман мәктәпләре ачыла башлавы күпләргә мәгълүм. Әмма алар әле дә «беренче карлыгачлар» кебек, бик санаулы. Шундыйларның берсе –  1995 елда мәркәзебезнең «Төнъяк» бистәсендә ачылган «Госмания» мәктәбе. Оештыручысы – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте. Мәктәп 6-7 яшьтән алып, балаларга дәүләт стандартларына нигезләнгән  урта белем бирү белән беррәттән, Ислам фәннәреннән (Ислам тарихы, Коръән, гакыйдә, фикһ, хәдис ) һәм гарәп теленнән дә төпле белем бирә. Каравай бистәсендәге «Нур-Ислам» мәчетенең мәдрәсә бинасында эшли.
Балтач районының Бөрбаш авылында узган елдан Ислам пансионаты эшли башлаган иде. Ул аз керемле һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче,  башлангыч белемле 30 ир балага исәпләнгән.  Алар укуларын пансионат белән янәшә урнашкан гомуми урта белем мәктәбендә дәвам иттерәчәк. Уку йортында балаларга дөньяви белем, рухи-әхлакый тәрбия бирү күздә тотыла. Биредә киләчәктә Ислам дине юлында хезмәт куячак белгечләр әзерләү ниятләнә. Ислам пансионатын тәмамлаган яшьләр укуларын Россия Ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә  дәвам итә алачак. Балалар мәктәп кирәк-ярагы, кием-салым һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә.
Әлмәттә узган ел ачылган «Нур» мөселман мәктәбе дә уңышлы эшләп китте. Уку йорты Диния нәзарәтенә карый. Хосусый мәктәп буларак, уку түләүле. Үзенчәлекле мәктәптә башлангыч сыйныф балалары укый. Малайлар-кызлар аерым  кабинетларда белем ала. Гомуми белем дәресләреннән соң, шәкертләр өстәмә сабакларга кадәрге вакыт арасында  мәктәптә ял да итә ала, туклану да шул мәктәп ашханәсендә оештырылган. Ислам дине дәресләре балаларга татарча аңлатып барыла.  Сыйныф бүлмәләре заман таләпләренә тәңгәл килерлек итеп бизәлгән.
Мәркәзебез Казанда да тиздән татар мөселман мәктәбе калкып чыгачак дип сөйлиләр. Гагарин урамында сафка басачак әлеге уку йортында рус теленнән кала барлык фәннәр татар телендә барачак,  гарәп һәп инглиз телләре чит тел буларак укытылыр дип уйланыла. Бирсен Ходай. Татар баласы барлык телләрне үз теле кебек белергә тиеш.

                                                                                                    Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ