Логотип Магариф уку
Цитата:

Җанисәп вакытында сынатмыйк

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы булды. Ул 1 – 30 апрель көннәрендә Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасы уздырылу уңаеннан оештырылды. Анда Милли Шура рәисе Васил Шә...

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы булды. Ул 1 – 30 апрель көннәрендә Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасы уздырылу уңаеннан оештырылды. Анда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтенроссия халык санын алу буенча татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
 — Безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, - диде ул, - ил тормышында татар факторы төбәкләрнең үсешенә һәм гражданнар җәмгыятендә уңай күренешләргә  бәрәкәтле этәргеч ясый.  Татарлар ил халыклары арасында тынычлыкны ныгытуга  һәм саклауга зур өлеш кертәләр.

Алга таба Васил әфәнде халык санын алуның илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга булуын белдерде.
 — Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гомуми бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә, – диде ул. — Шул ук вакытта дәүләт күләмендә  инфраструктура  үсеше,  милли-мәдәни  чаралар кабул итү, ә булганнарына  яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә  ирекле волонтёрлык вазифаларын йөкләргә өндибез.

Кайсы гына төбәктә яшәвебезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без – бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!
                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ