Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүче 10 мәктәп 26 апрельдә билгеле булачак

Туган тел көне уңаеннан Казан мәктәпләре укучылары арасында «Татар-дозор» квест-уены узды. Уенда 200дән артык бала катнашкан иде. Җиңүчеләрне бүләкләү турында журналистларга «Мин татарча сөйләшәм» акц...

Туган тел көне уңаеннан Казан мәктәпләре укучылары арасында «Татар-дозор» квест-уены узды. Уенда 200дән артык бала катнашкан иде. Җиңүчеләрне бүләкләү турында журналистларга «Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештыручылары сөйләде. 
Узган елны квест-уен «Инкыйраз» дип аталды һәм татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган иде. Быел катнашучыларга Казан Кирмәне, Ирек мәйданы, Иске татар бистәсе һәм Бауман урамыннан узарга тәкъдим ителде.
– Укучылар һәм укытучылар «Татар-дозор»ны көтеп алалар һәм квестта бик теләп катнашалар. Кагыйдәләрдә каралганча, катнашучылар кибет, кафе-рестораннарда даруханәләрдә татар теленең кулланылышын һәм бу телдә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тикшерде, - диде квестны оештыручы Лилия.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә Казанның 15 нче мәктәбе, 2 һәм 27 гимназияләре аеруча актив катнаша, дип белдерде оештыручылар. 10 җиңүче мәктәп исемлеген 26 апрель көнне Бауман урамында узачак концерт кысаларында игълан итәчәкләр.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ