Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җылы рәхәте» акциясе нәтиҗәләре билгеле

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә иң актив катнашучылар арасында Казан шәһәренең 314  нчебалалар бакчасы, Нагорный бистәсенең 186 нчы балалар бакчасы, Ка...

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә иң актив катнашучылар арасында Казан шәһәренең 314  нчебалалар бакчасы, Нагорный бистәсенең 186 нчы балалар бакчасы, Казанның 55 нче балалар бакчасы, Минзәләдә яшәүче укучыларыбызны аерым билгеләп узарга кирәк. 186 нчы балалар бакчасыннан 15 пар бияләй һәм оекбаш китергәннәр. Шунысы игътибарга лаек: бакчага йөрүче нәни дусларыбыз да хәйрия эшенә үз өлешен керткән.


Җиңүчене билгеләү буенча редакция хезмәткәрләре арасында барган кызу фикер алышуларга, ниһаять,  нокта куелды. Күпчелек тавыш белән Казанның 55 нче балалар бакчасында эшләүче Рита Закирова беренчелеккә лаек дип табылды. Котлыйбыз!


Нәкъ менә ул бәйләгән керпе-бияләй Якутиягә, Бияләйләр музеена китәчәк.


Ә безгә килеп ирешкән башка бияләй-оекбашларның бер өлеше үз ияләрен тапты инде.


Игелек Яңа ел бәйрәме алдыннан гына түгел, һәр көн кирәк. Шуны онытмыйк, дуслар! «Җылы рәхәте» акциясендә катнашучы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ