Логотип Магариф уку
Цитата:

Үрнәк мәктәп директоры

Укытучы, бигрәк тә аларның әйдәманы булган мәктәп директоры – шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче.Сүзем шушы һөнәрне сайлаган, гомере буе аңа тугры калып, 47 ел гомере...

Укытучы, бигрәк тә аларның әйдәманы булган мәктәп директоры – шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче.
Сүзем шушы һөнәрне сайлаган, гомере буе аңа тугры калып, 47 ел гомерен багышлаган Рәшит Фәтхенур улы Галимуллин турында. Ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туган. Әти-әнисе Шәмәкнеке булса да, әтисе шахтада эшләү сәбәпле, шунда төпләнгәннәр. Туган якны ярату, сагыну хисе үзенекен итә. 1963 елда алар туган якларына кайтып, Кукмара районының Үрәс мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша. Ә инде 1965 елда туган авылларына – Мамадыш районындагы Шәмәккә кайтып төпләнәләр.
Рәшит Галимуллин үзенең хезмәт юлын 1975 елда Түбән Шүләңгер мәктәбендә башлый. 1982 елда КДПИның физика-математика бүлеген тәмамлаган егетне Җәнлек совхозы мәктәбенә математика фәнен укытырга җибәрәләр. 1983 елдан – Сәкинәс, ә 1989 елдан – Тәкәнеш, 1996 елдан – Тау Иле, хәзер исә 2012 елдан бирле үзенең туган авылында мәктәп директоры булып эшли. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Яшь вакытларын исенә төшергәндә: «Шүләңгергә Шәмәктән җәяү йөреп эшләдек бит без», – дип искә ала ул. Үзе эшләгән вакытларда грант отып, Тау Иле мәктәбендә Интернет челтәре тоташтыра.
... Аларның нәсел җепләрен барлый башласаң, укытучылар династиясе дип горурланып сөйләргә була. Чөнки туганнары – Нурия Габдрахманова белән Хәмит Әлмиев – Татарстанның атказанган укытучылары, Шәһит Гайфуллин – 47 ел стажы булган өлкән укытучы, Гөлсинә Гайфуллина, Рәхилә Галимуллина, Римма Әгъләмҗанова, Лариса Гайфуллина... Аларның хезмәт стажларын санасаң, 300 елдан артып китә. Рәшит Галимуллин укыткан укучылар арасында да укытучы һөнәрен сайлап, мәктәп директоры дәрәҗәсенә җиткәннәр күп. Лариса Гайфуллина – Түбән Тәкәнеш, Илдар Муллаәхмәтов Тау Иле мәктәпләрен җитәклиләр. Бу исемлектә Флорид Рәхимов, Сергей Васильев, Айдар Мөбарәкшиннар да бар әле.
Рәшит абый, бүгенге көндә пенсия яшендә булуына да карамастан, авылыбыз мәктәбе коллективын җитәкләвен дәвам итә. Барлык кеше белән уртак тел табып эшли ул. Без – мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен авылда мәктәп булу зур куаныч. Ни генә кушсалар да, мәктәп белән киңәшләшеп, бергәләп эшлибез. Кайчан керсәң дә, ачык йөз белән каршы алалар, киңәшләрен бирәләр. Рәшит абыйдан: «Гомер буе коллектив белән ничек шулай дус эшләргә була?» – дип сорагач: «Эштән курыкмаска, балалар, коллектив, ата-аналар белән уртак тел табып; бар эшнең дә яхшы ягын, кешеләрнең дә яхшылыкларын гына күреп эшләргә, яшәргә кирәк»,– диде ул. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын!
Гөлия МОСТАФИНА,

Мамадыш районы Шәмәк авылы китапханәчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ