Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсмерләр Есенин иҗатына гашыйк

Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 38нче гомуми урта белем мәктәбендә Сергей Есенин иҗатына багышланган “Мин йөрәкне беркайчан алдамыйм” дип исемләнгән Әдәби ишек алды узды. Әдәби кичәдә мәктәпнең...

Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 38нче гомуми урта белем мәктәбендә Сергей Есенин иҗатына багышланган “Мин йөрәкне беркайчан алдамыйм” дип исемләнгән Әдәби ишек алды узды. Әдәби кичәдә мәктәпнең 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә үсмерләр шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре аша бик күп мәгълүматлар ачыклады. Аерым алганда, аларның күбесе әдәби мохитка мәгълүм хатын-кызларга багышлап язылганлыгы билгеләп үтелде. Шуларның берсе - журналист, Есенинның шәхси сәркятибе Галина Бениславская. Шагыйрь Галина туташ белән әдәби кичәләрнең берсендә таныша.
Алар бер-берсен бик тә үз итәләр. Әмма кыз танылган шагыйрьнең йөрәге мәхәббәткә бай булуын абайлап бетерми. Рәссам Якулов остаханәсендә Есенин 46 яшьлек америка биючесе Айседора Дункан белән таныша һәм, кичәдән соң, ике дә уйламый, аның белән чит илгә китеп бара. Шагыйрь Галина янына елъярымнан соң гына әйләнеп кайта. Затлы йортларда кәеф-сафа корып йөргән сәях егет барыбер Бениславскаяның Мәскәүдәге коммуналь фатиры бусагасына кайта. Галина аны никадәр өзелеп яратса да, Есенин кызны яр италмый, башкага өйләнә. Гәрчә Галя шагыйрьне җилкуар дусларыннан аерса да, төрле редакцияләрдән гонорарларын туплап алып кайтып бирсә дә, Есенин аңа: “Галя, син бик әйбәт кыз, бик якын дус, әмма мин сине яраталмыйм, сине сөеп, сине түбәнсетәсем килми” – дигән язу калдыра. 1925нче елда ул Соня Толстойга өйләнә. 1926нчы елның декабрендә Мәскәү шәһәренең Ваганьков зиратындагы Есенин каберенә бер хатын килә. Бер кәгазь кисәгенә: ”Бу кабердә минем өчен иң кадерле кеше ята. Беркемгә дә яла якмагыз. Мин үзем.”-, дигән язу калдыра һәм чигәсенә пистолетын төби. Галина Бениславскаяны Есенин белән янәшә җирлиләр. Кабер ташына: “Тугрылыклы Галя” дигән сүзләр языла.
Шагыйрьнең әлеге ярату кыйссасы белән танышканнан соң, укучылар Сергей Есенинның мәхәббәт турында язган шигырьләрен укыдылар. Әдәби кичәләрне шушындый эчтәлектә уздыруның үсмерләргә шактый тәэсирле булуы аларның ярсып шигырь укуларыннан ук белеп була иде. Алдагы җомгада укучыларны Әдәби ишегалдында Евгений Евтушенко иҗаты көтә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ