Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз илемдә – үз көем» конкурсы җиңүчеләрен акчалата бүләк көтә

«Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» конкурсына 20 апрельгә кадәр гаризалар кабул итү бара. Әлеге бәйге нәтиҗәсендә радио фонотекасын моңарчы эфирда яңгырамаган җырлар белән тулыландырырга...

«Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» конкурсына 20 апрельгә кадәр гаризалар кабул итү бара. Әлеге бәйге нәтиҗәсендә радио фонотекасын моңарчы эфирда яңгырамаган җырлар белән тулыландырырга уйлыйлар. Бу хакта радио хезмәткәрләре Татар-информда узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Конкурсның берничә максаты бар. Беренчесе – татар халкының онытыла барган җырларын барлау. Икенчедән, радио яңа ешлыкка кайтканнан соң, бераз югалткан тыңлаучыларыбызны кайтару. Өченчедән, үз өендә үз көен көйләп йөргән талантлы кешеләрнең күңелләрендәге хыялларын чынга ашыру», – дип сөйләде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Бүгенге көндә бәйгегә Татарстан Республикасы районнарыннан, шулай ук Башкортстан Республикасы, Пермь һәм Киров өлкәләреннән барлыгы 57 эш килгән. Иң нәни катнашучыга – 8 яшь, иң олысына – 78 яшь. Конкурска тәкъдим ителгән материалларның күпчелек өлешен 80–90 нчы еллар җырлары алып тора. Араларында радио архивында булмаган җырлар да бар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурс җиңүчеләрен акчалата бүләкләр көтә: Гран-при – 20 000 сум, 1 урын – 15 000 сум, 2 урын – 10 000 сум, 3 урын – 5000 сум. Акчалата бүләкләүдән тыш, җиңүчеләргә сувенир продукцияләре һәм спонсор бүләкләре дә тапшырылачак.
«Критерийларга килгәндә, катнашучылар башкарган җырлар 90 нчы елларга кадәр иҗат ителгән булырга тиеш. Икенчедән, җырдагы текстка, сүзгә, аның көченә һәм әһәмиятенә игътибар биреләчәк. Әлбәттә, жюри тарафыннан катнашучыларның вокал мөмкинлекләре, артистизм бәяләнәчәк. Шушы шартларны искә алып, алтын урталыкны тапкан катнашучы җиңүче булачак», – дип аңлатты радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров.
Жюри составында һәркемгә таныш булган танылган шәхесләр: ТАССР ның халык артисты, җырчы Шамил Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәлахов, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият белгече Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илүсә Хуҗина.
Киләчәктә «Тәртип» радиосында «Һәвәскәрләр почмагы» оештырып, үзешчән җырчыларны концерт яки фестиваль кебек чаралар форматында халыкка ишеттерергә уйлыйлар.
Белешмә. «Үз илемдә – үз көем» конкурсына материаллар 20 апрельгә кадәр «Тәртип» радиосының Ватсап яки телеграм номеры аша кабул ителә. Сайлап алу туры узганнан соң, 26 апрель, Туган тел көнендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ