Логотип Магариф уку
Цитата:

15 елдан соң ... кабат мәктәпкә

Мәктәбебездә ел әйләнәсендә башкаладан да, районнан да кунаклар булып тора. Узып баручы җәйдә тагын гөрләтеп кунаклар кабул иттек әле. Болары бигрәк тә үзгә кунаклар булды. Урта Кирмән урта мәктәбен м...

Мәктәбебездә ел әйләнәсендә башкаладан да, районнан да кунаклар булып тора. Узып баручы җәйдә тагын гөрләтеп кунаклар кабул иттек әле. Болары бигрәк тә үзгә кунаклар булды. Урта Кирмән урта мәктәбен моннан 15 ел элек тәмамлаган укучыларым мәктәпкә җыелды. Алар балачакларына – бер мәшәкатсез чакларына, беренче мәхәббәтләре калган җиргә кайттылар. 1993 елның 1 сентябрь иртәсендә данлыклы Аккош тавы итәгенә урнашкан Урта Кирмән авылының 7 бөртек нарасые, олы букчаларын асып, белем эстәргә, дип авыл уртасына урнашкан Белем мәгарәсе ишеген шакыганнар иде. Араларында кемнәр генә юк! Гаиләдә кайсы өлкән, кайсы төпчек, кайсы уртанчы. Ә иң кызыгы – болар социализмнан капитализмга күчүгә курс алган үзгәртеп кору (хәбәрчеләре булып туган (1985 – 1986 еллар) беренче буын балаларның капитализм мәктәбенә аяк басуы иде.IMG_7390Ишек тоткасына үрелеп, олы ишекләрне ачарга буйлары җитмичә торганда, кинәт ишекләр эчтән ачылып китте. Ә анда мөлаем елмаеп, аларны күптәннән көтеп торучы беренче укытучылары – Гөлнур апалары икән! Ул аларны үз артыннан ияртеп, класс дигән бер бүлмәгә алып кереп, өстәлләр артына утыртып та куйды. Фаил, ике Илнур, Зөлфия, Зилә, Гөлшат, Айгөл, Альберт, Айгөл, үз тиңнәрен табып, мәңгегә дус булырга ант итеп, шушы көннән белем тавына югарыга үрмәли башладылар.


Шулай итеп мәктәп еллары да артта калган. Мәктәптән киткәннәренә дә 15 ел вакыт үткән.IMG_7449


15 елдан соң да шушылай җыела алганнар икән – димәк, класс бердәм, тату булган. Чыгарылыш кичәсендә әйткән сүзем хәтеремдә – Татарстанның лаеклы гражданнары булыгыз, аның өчен хезмәт итегез дигән идем. Бу да үтәлгән. Һәркайсы, үзенең кече ватанының төрле тармакларында хезмәт куеп, югары үрләр яулый.


15 ел элек сез утырткан агачлар тирә-юнебезгә ямь биреп, инде урман булдылар 15 ел элек сез утырткан агачлар тирә-юнебезгә ямь биреп, инде урман булдылар

Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсалар да, кайда гына яшәсәләр дә, аларны бер нәрсә берләштерә: – сабакташлар. Һәммәсенең дә күзендә, сүзендә Мамадыш төбәгенә, Урта Кирмән урта мәктәбенә, укытучыларына беткәнче бирелгәнлек, кадер-хөрмәт, аларны олылау-зурлау, алар белән горурлану хисләре балкый. Мәктәп, укытучының кеше өчен әнисе белән янәшә торырлык иң изге төшенчәләр булуын алар кабат расладылар. Әлеге бәйрәмне оештырулары белән мин шундый нәтиҗәгә килдем: укучыларым мәктәпкә, укытучыларга карата иң гүзәл тойгылар йөртәләр: хөрмәт итәләр, олылыйлар, ышанычларын акларга тырышалар. Димәк, вакыт агышы, заманалар үзгәрешенә карамастан, укытучы һаман да киләчәккә тугры юл күрсәтүче бөек зат булып кала бирә, ә мәктәп һәрчак үзенә тарта.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ