Логотип Магариф уку
Цитата:

20 мең әти-әни үз баласына алимент түләми

Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Андый әти-әниләрне транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм чит илгә чыгуны тыю иң үтемле чараларның берсе булып тора. Сүз уңаенна...

Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Андый әти-әниләрне транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм чит илгә чыгуны тыю иң үтемле чараларның берсе булып тора. Сүз уңаеннан, чит илгә чыга алмаучылар 16 мең кешене тәшкил итсә, машина йөртү хокукыннан колак кагучылар саны – 2160.
«Төп максатыбыз – җәзалау түгел, ә ата-аналарның балаларына карата бурычларын үтәргә мәҗбүр итү», – диде Татарстан республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. Бу эшкә республиканың кайбер район башлыклары да битараф түгел, бурычлыларны шәхси очрашуларга чакырып сөйләшәләр икән. Чистайда исә андый әти-әниләре белән сөйләшүләрдә дин әһелләре дә катнаша.
Баласына алимент түләтә алмаучы әти яисә әниләр түбәндәгеләрне дә белеп торсын. Бер ел элек кенә кертелгән кагыйдәләр нигезендә, бурычлы ата-ананың бер ел буе кайда икәнлеге билгесез һәм ул вакыт эчендә алимент түләнмәгән икән, аны хәбәрсез югалучы дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта бала караучысын (кормилец) югалткан дип исәпләнә һәм махсус пенсия алу хокукын бирә.
Иң авыр очраклар булып ятимнәр һәм сәламәтлекләре чикле балалар кала бирә. Ник дигәндә, күбесенең әти-әнисе я эчкече, я асоциаль тормыш алып бара, кагыйдә буларак, күбесе ата-ана хокукыннан да мәхрүм ителгән. Аларны алимент түләргә мәҗбүр итү кыен.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ