Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 елгы Тукай варислары билгеле

Апрель ае – Тукай ае буларак, Түбән Кама каласындагы 39 нчы балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау тур...

Апрель ае – Тукай ае буларак, Түбән Кама каласындагы 39 нчы балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау туры булып узды, ягъни мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләрен Тукай варислары булуларын янә бер кат исбатладылар. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә уздырылган бәйге быел аеруча күңелдә озак сакланыр, мөгаен: өйдә утыруларына да карамастан 37 бала (гаилә), үзләренең Тукай варисларына тиң булуларын дәлилләп, туган телебез – татар телендәге чыгышларын видеоязмаларга төшереп җибәрделәр. Шунысы шатлыклы: елдан-ел Тукай варислары күбәя, бу инде, үз чиратында,бәйгенең географиясе киңәя дигән сүз. Дүрт еллык тарихы булган бәйгедә быел, Түбән Кама районыннан тыш, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт, Лениногорск, Казан, Минзәлә, Теләче район-шәһәрләреннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булды.
Әлбәттә, бәйге булгач, аның таләпләре дә үзенчәлекле иде: шигырь яисә хикәядән өзек сөйләү белән генә чикләнмичә, төп шарты гаилә тәрбиясендә Г.Тукай иҗатын яктырту, әхлаклы-әдәпле, зирәк-уңган балаларның туган телебез – татар телендә иркен аралашуларына ирешү иде. Шуңа да килгән материалларны өч көн дәвамында дикъкатъ белән тикшереп бәяләдек. Бәйгедә сабыйлар гына түгел, алар белән беррәттән, әти-әниләрнең, әби-бабайлар, апа-сеңелләр, абый-энекәшләрнең дә катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Иҗади яңалык кертүләре исә тагын да куандырды. Мәсәлән, Ризаевлар гаиләсенең үзенчәлекле, Г.Тукай геройлары белән бизәлгән торт ясаулары һәммәсенең күңеленә хуш килде, видеоөзекне күреп, Интернет челтәрендәгеләр дә шаккатты...

 
Шулай итеп нигезләмәдә куелган таләпләргә, бурычларга таянып, тиешенчә җавап биргән (22 балл җыйган) 12 конкурсант сайлап алынды. Әлмәт районының Югары Мактама авылының “Ләйсән”, Чаллы шәһәренең 30 нчы, 33 нче, 46 нчы, Мамадыш районының Олыяз авылы, Лениногорск районының Иске Иштирәк авылы, Түбән Камадагы 39 нчы, 42 нче, 49 нчы, 58 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга бәхет елмайды: алар йомгаклау турына – финалга узды.

Ә инде финалга чыгучыларның иҗат җимешләрен, ягъни шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын шәһәребезнең иң зыялы, иң алдынгы, милли җанлы җитәкчеләребез: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Мәктәпкәчә мәгариф үзәге директоры Лилия Алберт кызы Яруллина, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фарил кызы Вәҗиева, Түбән Камадагы иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Афзал улы Баһманов, Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Нияз кызы Курмашева, “Ак калфак” хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Гали улы Камалов варисларыбызның эшен бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар. Беренче урынга Чаллыдагы 46 нчы балалар бакчасыннан Сәмирә Динисламова, икенче урынга Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасыннан Эльвина Ризаева, өченче урынга шул ук бакчадан Сәмирә Маннанова белән Түбән Камдагы 49 нчы балалар бакчасыннан Раяз Хәйдәров лаек булдылар. Камил Каюмов (Түбән Камадагы 58 нче балалар бакчасыннан) –“Иң зирәк Тукай варисы”, Рамилә Дәүлетгәрәева (Әлмәт районының Югары Мактама авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасыннан) –“Иң мөлаем Тукай варисы”, Сөмбел Зарипова (Түбән Камадагы 42 нче балалар бакчасыннан) белән Риана Дәүләтова (Чаллыдагы 30 нчы балалар бакчасыннан) – “Иң сөйкемле Тукай варисы”, Раил Галәветдинов (Лениногорск районының Иске Иштирәк авылы балалар бакчасыннан) һәм Сәмир Әгъләмҗанов (Мамадыш районының Олыяз авылы балалар бакчасыннан) – “Иң күркәм Тукай варисы”, Язилә Абделхаева (Чаллыдагы 33 нче балалар бакчасы) һәм Зилә Мурзина (Мамадыш районының Олыяз авылы балалар бакчасы) “Иң ягымлы Тукай варисы” номинацияләрендә җиңү яулап, “Тукай варисы – 2020” титулына ия булдылар. Шундый зур исемгә лаек булуыгыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез сезне - Тукай варислары! Шулай ук бәйгедә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай варисларын тәрбияләү эшендә үзегездән гаять зур өлеш кертүегез, туган телебез – татар телен Тукай бөеклегендә саклавыгыз – гаять матур күренеш. Киләчәктә дә шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып, бердәм эшләргә язсын. Уңышлар сезгә!
Нурзия МИРХАЗОВА,
Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ