Логотип Магариф уку
Цитата:

22 районнан балалар «Түгәрәк уенда» катнаша

Иске Татар бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» республикакүләм татар фольклор фестивале концерты узачак. Быел фестивальдә  Татарстанның 22 районыннан 57 ансамбль чыгыш ясый. Зур бәйрәм программасы бе...

Иске Татар бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» республикакүләм татар фольклор фестивале концерты узачак. Быел фестивальдә  Татарстанның 22 районыннан 57 ансамбль чыгыш ясый. Зур бәйрәм программасы белән журналистларны оештыручылар таныштырды. 
Елдагыча «Иске Казан түгәрәк уены» фестивалендә 400гә якын артист катнаша. Алар арасында күп өлешне балалар алып тора: «Фестивальдә 60-70 процент балалар катнаша, бу безнең дәвамлылыкның саклануына китерә», - дип сөйләде «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев.
«Түгәрәк уен» милли фольклорны саклауны күздә тота. Катнашучы коллективлар җиде номинациядә чыгыш ясый: «Халык җыры», «Инструменталь музыка», «Халык биюе», «Гөследә уйнау», «Шигъри-чәчмә әсәрләр», «Фольклор-этнографик композиция», «Тарихи этаплар фольклорын реконструкцияләү».
«Ел саен нинди дә булса ачыш була. Мәсәлән, Чирмешән, Аксубай яклары коллективлары. Әйтик, Лениногорск районы Сарабиккол авылы ансамбле узган елны шундый матур итеп чыгыш ясадылар. Аннары җиңүче булып дәртләнеп кайтып киттеләр. Бөгелмәне рус төбәге дип әйтәбез, ә анда шундый матур коллектив бар.  Шәһәр яшьләре тупланып матур чыгышлар әзерләгәннәр. Себернеж бер авылы фольклор коллективы чит иллщрдщге фестивальдә катнашып, матур урыннар яулады», - диде ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Геннадий Макаров.
Фестиваль 22 август көнне Иске Татар бистәсендә 14.00  сәгатьтә башланып китә. Зур сәхнә Зәйни Солтан урамы белән Каюм Насыйри урамы кисешкән урында булачак.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ