Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү «Татар кызы-2019» финалына әзерләнә

23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы-2019 » бәйгесенең финалы узачак Бу тамашада һәркем татар кызларының чын матурлыгы һәм таланты белән хозурлана һәм үзенчәлекле татар мәдәнияте...


23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы-2019 » бәйгесенең финалы узачак Бу тамашада һәркем татар кызларының чын матурлыгы һәм таланты белән хозурлана һәм үзенчәлекле татар мәдәнияте дөньясына кереп китә алачак.
Финалда Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән 10 талантлы гүзәл кыз катнашачак. Катнашучыларның һәркайсы оештыру комитеты тәкъдим иткән номинацияләрнең берсендә җиңүче булачак. Бәйге җиңүчесе «Татар кызы» халыкара конкурсында Мәскәү данын яклаячак.
«Татар кызы-2019 » матурлык һәм талант конкурсы финалы — милли колоритлы матур тамаша. Конкурсның максаты: милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру.
Чара татар эстрадасы йолдызлары катнашында Гала-концерт рәвешендә узачак.
Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ