Туган тел укытучысы – милләт анасы

«Башкортостан укытучысы» журналына — 100 ел

Башкортстанда укытучылар өчен беренче журнал 1920 елның февраленнән «Мәғариф эштәре» исеме белән Стәрлетамак шәһәрендә басыла башлый. 1924 елның февраленнән журнал Уфада «Белем» исеме белән чыга. 1931 елның октябреннән «Культура революциясе», ә 1936 елның маеннан башлап әлеге исемдә нәшер ителә. Журналда төрле елларда күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, педагоглар һәм дәүләт эшлеклеләре хезмәт куя. Журналның беренче баш мөхәррире Төхвәт Ченәкәй (Ченәкәев Төхвәтулла Гыйззәтулла улы –1920 – 1925 еллар) була. 2007 елдан бирле әлеге җаваплы вазифаны балалар язучысы, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре С.Г. Кәримов башкара.

Нәшер ителә башлаган көннәреннән алып, журнал Башкортстан Республикасында латин һәм кирил алфавитына, башкорт әдәби теленә күчү проблемаларын яктырта, мәктәпләрне дәреслекләр һәм методик әсбаплар белән тәэмин итү эшендә катнаша; республикада наданлыкны бетерүгә һәм гомуми башлангыч, җидееллык мәҗбүри белем бирүне пропагандалауга зур өлеш кертә.

«Башҡортостан уҡытыусыһы» – республика мәгарифенең елъязмасы. Журнал битләрендә бүген дә алдынгы педагогик тәҗрибә киң яктыртыла. Дистәләгән еллар буена журналда «Башҡорт теле һәм әҙәбиәте», «Башланғыс мәктәп», «Мәктәпкәсә тәрбиә», «Русский язык и литература», «Милли телдәр һәм әҙәбиәттәр», «Иностранный язык в школе», «Тыуған яҡты өйрәнеү», «Тәбиғи һәм теүәл фәндәр», «Профессиональное образование», «Тәрбиә һәм өҫтәлмә белем биреү», «Мәғарифҡа идара итеү» кебек бүлекләр уңышлы эшләп килә. «Юридик консультация», «Психолог кәңәштәре», «Класс етәксеһенә ярҙамға», «Директор трибунаһы» кебек рубрикаларны укытучылар көтеп ала. Мәкаләләр башкорт, рус, татар, чуваш, мари, удмурт, инглиз, немец, француз телләрендә басыла.

«Башҡортостан уҡытыусыһы» журналында «Милли телдәр һәм әҙәбиәттәр» бүлеге БР Министрлар Кабинетының «Башкортстанда милли мәктәпләрне үстерү концепциясе» карары нигезендә ачылган иде. Аның беренче саны 1995 елның январь аенда дөнья күрде. Бүлекнең максаты – туган тел һәм әдәбият укытучыларына, Башкортстан халыкларының милли традицияләре нигезендә, балаларда дуслык, туган якка, анын тарихына, якташларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итү. Бүлек туган тел укытучыларының эшен оештыруга, профессиональ осталыкларын күтәрүгә, алдынгы укытучыларны барлауга зур өлеш кертә. Алдынгы укытучыларның иҗади ачышлары, педагогик идеяләре, тәҗрибәсе башкаларны да иҗади хезмәткә рухландыра. Шушы еллар аралыгында бүлек байтак яңа исемнәр ачты, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә укытучыларның эшен, тәҗрибәсен яктыртып, бик күп белгечләргә һөнәри яктан үсү, камилләшү мөмкинлеген тудырды, иҗади эшләүче укытучыларның мөнбәренә әйләнде.

«Милли телдәр һәм әҙәбиәттәр» бүлегендә татар, чуваш, мари, удмурт теле укытучыларының эш тәҗрибәсе белән беррәттән, шул телләрдә башлангыч класс, музыка укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәпләрнең уку-укыту, класстан тыш эшләрне оештыру буенча директор урынбасарлары, галимнәр, аспирантлар, методистлар да чыгыш ясый.

Бүлектә иҗаты укучыдан читтә калып килгән, программа-дәреслекләргә дә, класстан тыш уку өчен дә тәкъдим ителмәгән әдипләрнең иҗатына зур урын бирелә. Татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре яшәгән төбәкнең язучы һәм шагыйрьләре, сәнгать осталарының тормышын һәм иҗатын, сугыш һәм хезмәт батырларын, тыл каһарманнарын, мәгариф ветераннарын өйрәнеп, ватанпәрвәрлек һәм милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган дәресләр, класстан тыш чаралар иҗат иттеләр.

Программа буенча үтелә торган әдипләрнең иҗаты да җирле материаллар белән баетыла. Х. Туфан, С. Хәким, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ә. Еники, Г. Бәширов, Н. Фәттах, Х. Сарьян, И. Юзеев, Р. Миңнуллин, Ш. Галеев, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ф. Яруллин, Ә. Баянов, А. Гыйләҗев, И. Сәләхов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мөхәммәдиев, Т. Миңнуллин, Р. Хәмид һәм башка иҗатчыларның әсәрләре әдәби бәйләнешләр яссылыгында өйрәнелде. Х. Туфан һәм М. Кәрим, Ф. Кудашева, Б. Гайсин арасындагы туганнарча җылы хисләр белән сугарылган иҗади дуслык укучыны битараф калдырмый. Мондый мисалларны күпләп китерергә була.

Соңгы елларда тел һәм әдәбият укытучылары традицион дәресләр, класстан тыш чаралар белән бергә яңа педагогик технологияләрне дә нәтиҗәле файдаландылар. Башкортстан халыкларының милли традицияләре технологиясе нигезендә «Сабантуй», «Фольклор бәйрәме», «Әбиемнең күңел сандыгы», «Борынгы халык җырлары», «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Нардуган», «Туй йолалары», «Беренче буразна бәйрәме» һәм башка класстан тыш чаралар эшләнде. Башкортстан халыкларының милли бәйрәмнәре һәр мәктәпкә үтеп керде.

Чуваш халкының («Мал-туарларның үрчемен теләү бәйрәме» -(Сурхури), «Кояш, Масленица бәйрәме» (Саварни), «Орлык бәйрәме» (Варлах каларни), «Чәчү бәйрәме» (Акатуй), «Җир бәйрәме» (Синсе уяв) һ.б.); мариларның

«Шарыкйол» (Святки, Яңа ел) «Уарня» (Масленица), «Кугече» (Пасха), «Агавайрем» (Сука бәйрәме) «Семык» һ.б.) кенә йола бәйрәмнәре яктыртылып килә. Чуваш, мари халыкларының күренекле мәгърифәтче-педагогларына, әдипләргә, багышланган дәрес үрнәкләре укытучыларда зур кызыксыну уята.

2009 елдан бүлектә удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының материаллары басыла башлады. Фатихҗан Пукроков, Флор Васильев, Игнатий Гаврилов, Роман Валишин, Кузебай Герд, Григорий Данилов, Кедра Митрей әсәрләре буенча тәрбияви эчтәлекле дәрес үрнәкләре, класстан тыш чаралар дөнья күрде. Удмурт халкының тарихын, этнографиясен чагылдырган фәнни мәкаләләре укытучылар өчен файдалы булды.

Бүлектә чыгыш ясаган галимнәр тел гыйлеме, әдәбият теориясе мәсьәләләрен, Башкортстандагы әдәби процессны даими яктыртып тордылар. Программа буенча һәм класстан тыш өйрәнелә торган язучылар иҗатына эзлекле анализ үрнәкләре тәкъдим иттеләр. Безнең хөрмәтле укытучыларыбыз, күңелләрдә якты эз калдырып бакыйлыкка күчкән Башкортстанның халык язучысы, фән докторы С.Ш. Поварисов, фән докторлары Ә.З. Нигъмәтуллин, Р.Г. Сибәгатов, профессорлар К.С. Дәүләтшин, С.Г. Сафуанов бүлекне укымлы итү өчен зур көч салган фидакарьләребез булдылар. Фән докторы А.Г. Шәйхулов, фән кандидатлары М.Г. Мөлеков, С. Хафизов, Л.Г. Хәбибовлар, алардан соң килгән яшьрәк буын галимнәр И.С. Насипов, И.В. Сухарева, Р.Р. Садиков, Ф.К. Фәтхетдинов, И.К. Фазлетдинов, И.К. Фазлетдинов, И.С. Мансуров, Н.Ә. Мөкимова, Л.В. Власова, И.Ф. Зарипова, А.Г. Хәлиуллина, Р.Р. Гәрәева, Р.Ф. Сөләйманов, И.Г. Тойгильдиналарның фәнни мәкаләләрен укытучылар көтеп ала.

Тел һәм әдәбият түгәрәкләрендә файдалану өчен тел тарихы, сүзләрнең килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар тупланган «Канатлы сүзләр», «Сүзләр дөньясында», «Болар кызыклы», «Исемнәр тарихы», «Исемең нәрсә аңлата?» рубрикалары эшләп килде. «Канатлы сүзләр» рубрикасын озак еллар Башкортстанның атказанган укытучысы, дәреслек авторы, журналыбызның лауреаты, гомерен Бәләбәй педагогия училищесында укытучылар әзерләүгә багышлаган Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин алып барды. «Замандаш», «Хатларга күзәтү», «Мәгариф ветераннары», «Педагогик ситуация», «Хезмәттәшләребез турында сөйлибез», «Таныш булыгыз: дәреслек авторлары» рубрикалары – һәммәсе укытучы мәнфәгатен күз уңында тотып әзерләнде. Туган тел укытучыларының үзебезнең республикада һәм Татарстан, Чувашстан, Мари Иле, Удмурт республикаларында үткән фәнни-гамәли конференцияләренең эшен, республика олимпиадаларының, инша конкурсларының нәтиҗәсен, укучыларның «Тукай моңнары», студентларның «Ана теле» фестивальләрен даими яктыртып бару укытучыларның эшчәнлегенә юнәлеш бирү һәм журналны укымлырак итү максатыннан чыгып эшләнә.

Бүген туган тел укытучылары дәрес һәм дәрестән тыш чараларны информацион технологияләргә нигезләнеп оештыралар, укучыга мәгълүматны компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә әзерләп җиткерәләр. Компьютер технологияләрен куллану укытучыга дәрестә эш формаларын төрләндерергә, тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алырга, барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тотарга; электрон дәреслекләр, сүзлекләр, энциклопедияләр белән эшләргә һәм презентация, слайд, видеофильмнар кулланырга мөмкинлек бирә. Бу чаралар укытучыга заман белән бергә атларга, яңалыкларны үзләштереп барырга ярдәм итә.

25 ел шушы бүлекнең мөхәррире булып эшләү дәверендә бик күп чараларда катнашырга туры килде. Күңелгә уелып калган шул чараларның берничәсенә генә тукталып китәм. 2010 елның сентябрендә Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һәм этномәдәни эчтәлекле гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең V Бөтенроссия съездында делегат булып катнашу, анда мәшһүр драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның ялкынлы чыгышын тыңлау, халкыбызның бөек шагыйрьләре Муса Җәлилнең тууына – 100, Габдулла Тукайның тууына – 120, беренче басма төрки китабының 400 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясау, «Мәгариф» журналы белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Риза Фәхретдиновның тууына – 150 ел, «Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышланган төбәкара конференцияләрдә катнашу, мәгърифәтче, тарихчы, язучы, журналист, галим, дин әһеле Риза Фәхретдиновның тормышы һәм иҗатына багышланган викторинада «Мәгариф» журналының дипломына лаек булу, татар язучыларына бәйле истәлекле урыннарны күрү күңелдә якты хатирәләр калдырды.

Телнең, сүзнең бердәнбер чишмәсе – халык. Туган тел укытучысын милләт анасы дип атасак та ялгышмабыз. Үз халкының гореф-гадәтләре, йолалары, авыз иҗаты, аның бай тарихы, әдәбияты аша укучыларда үз халкына хас иң матур сыйфатларны тәрбияләүче кеше ул. Бүлек үзенең эшендә нәкъ менә шундый тынгысыз җанлы фидакарь затларга, иҗади эшләүче укытучыларга таяна да инде. Шундый тынгысыз укытучыларның тырышлыгы белән һәр төбәкнең әдәбият, сәнгать әһелләре, тарихта эз калдырган шәхесләре турында кабатланмас дәресләр иҗат ителә һәм ул дәресләр, журнал битләрендә дөнья күреп, уртак хәзинәбезгә әйләнә.

Тәнзилә Мөхиярова-Миңнәхмәтова, “Башкортостан укытыусыһы” журналының “Милли телләр һәм әдәбиятлар” бүлеге мөхәррире.
Башкортстанның мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.

Добавить комментарий