Логотип Магариф уку
Цитата:

"Әлегә дистанцион уку нәтиҗәләре белән канәгать"

Дөньяда туган эпидемия  халәте мәктәпләр алдына дистанцион укытуга күчү максаты куйды. Әлеге карар кабул ителгәч, без иң беренче чиратта, ата-аналар белән сөйләшү үткәрдек. Әлеге аралашу барышында ата...

Дөньяда туган эпидемия  халәте мәктәпләр алдына дистанцион укытуга күчү максаты куйды. Әлеге карар кабул ителгәч, без иң беренче чиратта, ата-аналар белән сөйләшү үткәрдек. Әлеге аралашу барышында ата-аналарның күпчелеге эштә булу сәбәпле, балаларның алар ярдәменнән башка онлайн дәресләргә керә алмавы ачыкланды. Мәктәбебездә 845 бала укый. Шуларның барысы турында да сыйныф җитәкчеләре тарафыннан мәгълүмат тупланды. Араларында күп балалы һәм материаль яктан кытлык кичерүче гаиләләр бар. Алар арасында техник җайланмалары һәм хәтта телефон да булмаган 5 гаилә барлыгы ачыкланды. Бу гаиләләр белән мәктәп арасында килешү төзелде һәм вакытлыча кулланылышка мәктәп балансында булган ноутбуклар тапшырылды.
Югарыда саналган барлык шартларны өйрәнгәннән соң, дистанцион уку вакытына мәктәпнең аерым сайтын төзергә булдык. Сайтны булдырганда шулай ук кәрәзле телефон аша эшләү мөмкинлеге дә булдырылды. Әлеге сайтны уңайлы да, аңлаешлы да итеп ясау турында администрация вәкилләре белән фикер алыштык. Сайтны булдыруда мәктәбебездә әле икенче елын гына эшләүче яшь белгечебез,  башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлинә Нуриева теләп эшкә  тотынды. Сайтны мәгълүмати яктан махсус хезмәткәребез Илсияр Гыйматдинова тәэмин итә.  
Сайтның эчтәлегенә килгәндә, анда дәресләр расписание урнаштырылды, һәр фән буенча дәрескә презентация төзелде, видеодәресләргә сылтамалар, терминнар, укучыларга нинди сораулар буенча дәреслек белән эшләргә кирәклеге күрсәтелде. Шулай ук шәхси консультация һәм кире элемтә чаралары бирелде.  Сайтта  дистанцион укуның  режимы тәкъдим ителде. Анда бала күпме экран каршында утырырга, кайчан укытучы белән элемтәгә керергә мөмкин булган вакыт бирелде.
Шулай  ук дәрес материалын ике атна буе кереп карау мөмкинлеге булдырылды. Әгәр бала авырса, яки нидер аңламыйча кире кайтырга теләгәндә бу бик мөһим.
Дистанцион сайттан тыш I – IV сыйныф укучылары “Учи-ру”, V – XI сыйныф укучылары “Открытая школа-2035”, “ЯКласс” платформаларында эшлиләр. Туган (татар ) теленнән материалны үзебезнең Кукмара районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә сайты “Фикердәшләр” сайтыннан алалар. Кире элемтә һәм өстәмә биремнәр өчен РЕШУ ОГЭ, ЕГЭ, ВПР, Googkкласслар кулланалар.
Беренче дәресләр укытучыларның да, ата-аналарның да, балаларның да җаваплылыгын күрсәтте. Дөрес, кыенлыклар да туды. Кайбер ата-аналар яки балалар интернетка керә алмый, яки техник чараларында кайбер программалар эшләмәде. Андый вакытта дежур-оператор укытучыбыз Айдар Хәкимуллин ярдәмгә килде. Ул әлеге гаиләләр белән элемтәгә чыгып, кирәкле программаларны урнаштырды. Администрация вәкилләреннән дистант буенча оперштаб төзелде. Һәр көнне  үткән уку нәтиҗәләре буенча укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре  биргән  отчетлардан чыгып, алга таба планнар һәм юнәлеш каралды.
Гомумән алганда, без әлегә дистанцион уку нәтиҗәләре белән канәгать. Тик шулай да мәктәптә белем алуга тизрәк кайтасы һәм белем учагының кабат балалар шау-шуына күмелүен ишетәсе килә.

Рамил БАРИЕВ,


Кукмараның 3 нче урта мәктәп директоры  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ