Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2020" конкурсының финал этабы

Казанда «Авыл укытучысы – 2020» конкурсының финал этабы башланып китте. Быел бәйгенең өченче этабы «Татмедиа» АҖ бинасында уза. Бүген финалга чыккан 10 укытучы конкурсның җюри әгъзалары каршында ачык...

Казанда «Авыл укытучысы – 2020» конкурсының финал этабы башланып китте. Быел бәйгенең өченче этабы «Татмедиа» АҖ бинасында уза. 
Бүген финалга чыккан 10 укытучы конкурсның җюри әгъзалары каршында ачык дәресләр күрсәтәчәкләр.
«Авыл укытучысы - 2020» конкурсында катнашучыларны сәламләргә шатмын. Башка елларны әлеге конкурсның финал этабы Ш.Мәрҗани ис. 2 нче санлы татар гимназиясендә үтә иде. Быел, коронавирус белән бәйле вәзгыять сәбәпле, укытучыларны Татмедиа бинасында җыйдык. Конкурсны оештыруда тагын бер үзгәреш бар. 2020 елда абсолют җиңүче булып танылучы мөгаллим 50 мең сум белән бүләкләнәчәк!», - диде "Мәгариф" журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева.
Һәр ачык дәрес 35 минут дәвам итәчәк. Дәресне тәмамлагач, укытучы алдына үзанализ ясау максаты куела.
Абсолют җиңүче, призерлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге бүген үк билгеле булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ