Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда икенче хоспис төзелә

Анжела Вавилова Фонды Казанда икенче хоспис төзелеше өчен хәйрия акциясе игълан иттеАнжела Вавилова Фонды Казандагы икенче хоспис төзелеше өчен «Игелекле регион» хәйрия акциясе игълан итте. Акция туры...

Анжела Вавилова Фонды Казанда икенче хоспис төзелеше өчен хәйрия акциясе игълан итте
Анжела Вавилова Фонды Казандагы икенче хоспис төзелеше өчен «Игелекле регион» хәйрия акциясе игълан итте. Акция турында Фонд рәисе Владимир Вавилов матбугат конференциясендә сөйләде.
Владимир Вавилов әйтүенчә, хоспис төзелеше өчен якынча 750 миллион сум акча кирәк. «Әгәр дә республикада яшәүчеләрнең һәрберсе 116 сум акча күчерсә, без хоспис төзелешенә якынча 450 миллион сум акча җыя алачакбыз», - диде ул.
Хоспис статистика саннарын исәпкә алынып төзелә. Татарстанда паллиатив тәрбиягә республикада 20 меңнән артык кеше мохтаҗ, дип әйтте Владимир Вавилов.
Хәзерге вакытта хосписның цоколь каты төзелгән. Төзүчеләр хосписның беренче катын төзергә керешә.
«Добрый регион» акциясендә катнашу өчен Анжела Вавилова фонды сайтында күрсәтелгән ысуллар белән акча күчерергә мөмкин. Хоспис төзелеше барышындагы керемнәр, чыгымнар турында мәгълүмат фонд сайтында урнаштырылган. 
Айгөл ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ