Логотип Магариф уку
Цитата:

"Баладан мөмкин булмаганны таләп итмик"

 Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның быелгы үзенчәлекләре, төп яңалыгы нинди?Югары уку йортына керергә теләмәгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИ урынына ике...

 Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның быелгы үзенчәлекләре, төп яңалыгы нинди?
Югары уку йортына керергә теләмәгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИ урынына ике фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак.Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак. Ә менә югары уку йортларына тартылган укучыларны БДИны  рус теле һәм укырга керү өчен мөһим булган фәннән тапшырырга кирәк булачак.
«Без хәзер балаларның сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Иң мөһиме, дөрес тукландыру, яхшы әзерлек, өйдә һәм мәктәптә балага әзерләнергә уңайлы шарт тудыру, психологик ярдәм күрсәтү кирәк. Һәр укытучы һәм сыйныф җитәкчесе ул үзе психолог ролен үти. Әлбәттә, әти-әниләр балаларына игътибарлырак булса иде. Баладан мөмкин булмаганны таләп итү – дөрес түгел. Әти-әниләр дә, бала да үзенең сәләтенә, белеменә таянырга тиеш», – дип сөйләде ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур  Һадиуллин.

Информатика фәне буенча БДИны компьютерда тапшыру – төп яңалыкларның берсе. Быелгы үзенчәлеккә килгәндә, ул БДИны алдан тапшыру этабы кичектерелү тора.
БДИның төп дулкыны 25 майдан 2  июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Рус теленнән 3 һәм 4  июньдә, чит телләр буенча 21  һәм 22 июньдә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләре буенча БДИны компьютерда тапшыру 24, 25 нче июнь көннәренә билгеләнгән.
Шунысы сөендерә: республикада БДИда18 мең укучы катнашырга теләк белдергән. Шулай да, узган ел белән чагыштырганда, быел БДИда катнашучылар саны кимүе күзәтелә. Аеруча физика, география, немец теле фәннәре буенча.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ