Логотип Магариф уку
Цитата:

Абдулла Алиш өчен курай моңнары

Быелның сентябрендә күренекле татар язучысы, Муса Җәлилнең фашистларга каршы көрәштәше Абдулла Алишның тууына 110 ел тула. Казанның шул каһарман шәхес исемен йөртүче 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә...

Быелның сентябрендә күренекле татар язучысы, Муса Җәлилнең фашистларга каршы көрәштәше Абдулла Алишның тууына 110 ел тула. Казанның шул каһарман шәхес исемен йөртүче 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова белән без «Мәгариф» журналы уздырган «Әдәби карта» бәйгесенә йомгак ясаганда таныштык. Анда җиңүчеләрне әдипләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре – халык шагыйре Равил Фәйзуллин, язучысы-прозаик Вахит Имамов һәм Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Ленар Шәех котлаганнан соң, сүз Рәхимә Минвәли кызына бирелде. Ыспай гәүдәле, ак чырайлы, күзләреннән нур сирпелгән ханым йөрәкләргә үтеп керерлек хисчән нотыгы белән тантанада катнашучыларны чын-чынлап сокландырды. «Минем күңелдәге шигырьләрне кәгазьгә төшерә башлавым «кирәк»тән туды. Сарманда яшәгәндә, кибеттән балалар өчен шигырь китаплары табып булмаслык хәлгә әйләнгәч, тоттым да үзем яза башладым. Шушындый абруйлы жюри иҗатымны ошатып, бәйгедә 2 нче урын биргәненә ничек сөенмисең дә ничек канатланмыйсың...» – диде педагог-шагыйрь. Гимназия җитәкләгән килеш балалар өчен матур һәм эчтәлекле шигырьләр язучы ханым белән, озакка сузмыйча, аның мәктәбендә очрашу теләге туды.
...Казанда Алиш исеме белән бәйле биналар берничә. Алар арасында балалар язучысының эзләрен саклаганнары да бар. Шуларның берсе – 1934 елда Профсоюз урамындагы 15 нче йортта урнашкан «Пионер-клуб». Революциягә кадәр синагога урнашкан әлеге бинаны ТАССР Мәгариф халык комиссиариаты Казан шәһәр мәгариф бүлеге бюджетындагы мәдәният-мәгърифәт учреждениеләре исемлегенә терки. 30 нчы елларда менә шул бинада Пионерларның Казан Үзәк клубы ачыла. Абдулла Алиш, шунда әдәбият түгәрәге оештырып, балаларны шигырь-хикәя язарга өйрәтә. Без белгәндә, ул Укытучылар йорты дип атала иде. Анда үземнең дә инглиз теле курсларына йөргәнем хәтердә калган. Хәзер инде биредә кабат Казандагы яһүд җәмгыятенең дин храмы – синагога ачылды.
Безнең тормышта көтелмәгән күчешләр генә түгел, искитмәле тәңгәллекләр дә булып тора. 1961 елда Казанда Пионерлар йорты өчен Галактионов урамында махсус бина төзелә, һәм РСФСР, ТАССР Мәгариф министрлыклары фәрманы белән 1965 елда аңа язучы Абдулла Алиш исеме бирелә. Шул чорда Совет районының Пионер урамында ачылган иҗат йортында Вафина Фирдәвес Габделнур кызы тырышлыгы белән 2001 елда татар мәктәбе оештырыла. Кызык бит, анысы кайчан Абдулла Алиш исемен йөртә башлады икән?
Рәхимә Минвәлиевна, мине бусагадан ук каршы алып, эшне мәктәп тормышы белән таныштырудан башлады. Биредә бүген укый торган 540 укучыга 45 укытучы белем бирә икән. «Милли гимназиягә әйләнә-тирәдәге биш мәктәп белән көндәшлек итү елдан-ел кыенлаша, – ди директор. – Шулай да безнең педагоглар биргән белем дәрәҗәсе, заман өчен аннан да әһәмиятлерәге – тәрбия, балалардагы сәләтләрне күп яклап үстерү, шуның өчен оештырылган түләүсез түгәрәкләр төрле милләт ата-аналарын үзенә тарта».
Дөресен әйткәндә, мин алагаем зур тәрәзәле иске бинаны күрермен дип килгән идем, чөнки гимназия элекке район иҗат йортында урнашкан бит. Яхшы итеп ремонтланган иркен бинага килеп кергәч, гаҗәпләнеп тә калдым. Берничә класстан берьюлы курай һәм баян тавышлары ишетелеп тора. Укучылар һәм укытучылар, дәресләр тәмамлануга, «Иске татар бистәсе» музеен ачу өчен әзерлек башлаганнар. Аны күренекле галим, мөгаллим, татар календарена нигез салучы Каюм Насыйриның туган көнендә, шул дата уңаеннан оештырылган «Милли гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлек» семинарын үткәрер алдыннан ачтылар. Кайсыдыр бүлмәдән агылган татар флейтасы аһәңе мине бала чакта 9 нчы мәктәптә татар теле укытучысы белән Габдулла Тукайга багышланган кичәгә әзерләнү көннәренә алып китте. Рәхимә Минвәлиевна үзе дә музыкага, татар моңына битараф кеше түгел. Сүз катыш ул, Актаныш районының Такталачык авылы янындагы археологик казулар вакытында табылган тишекләрсез, ачык, озынча, флейта табылуын әйтеп, әлеге музыка коралының борынгы татарлар өчен дә ят булмавын искәртеп алды. Мәктәп белән шактый озак дәвам иткән танышу вакытында, кайсы коридордан узып, кайсы гына катка күтәрелсәк тә, безне флейта, курай, баян авазлары озата барды. Иң соңыннан аеруча матур итеп бизәлгән бүлмәгә килеп кердек. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрьям Хәситуллаевна Хәмидуллина укучылары белән бер зур өстәл тирәли әдәбият дәресе алып бара иде.
Бу – «Алиш варислары» музее икән. Диварларына 1996 елда Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гамәлгә куйган Абдулла Алиш бүләге лауреатларының сурәтләре эленгән. Музейдагы күпчелек экспонатларны язучының туганнары – Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Алишның килене Фаина Александровна, Фәридә Алишевалар тапшырган. Гимназия коллективы Алишның оныклары һәм башка туган-тумачалары белән тыгыз элемтәдә тора. Язучының килене – Фаина Алишева Казанның 86 нчы мәктәбендә өстәмә белем бирүче педагог булып эшли, ә оныгы Фәридә Алишева күптән түгел Юрмаладан Казанга күченеп кайткан. «Гимназиядә ел саен уза торан «Алиш эзләреннән» төбәкара фәнни-гамәли конференциядә еш кына каһарман җәлилченең якыннары да катнаша, – дип сөйли Рәхимә Минвәли кызы. – Ватанына тугрылык саклап, 36 яшендә үзен корбан иткән язучының тормыш юлы һәм иҗаты яңадан-яңа буыннар тәрбияләүгә хезмәт итә».
Фәлсәфәчеләр һәм сәясәтчеләр таныган бүгенге «идеясез» заманда мәктәпнең педагогик коллективы һәм укытучыларны берләштереп, алга алып барырлык якты маяк кабызу – зур табыш ул. Шунысы бик мәзәк: фашизмга каршы көрәшче Абдулла Алиш исемен йөртү өчен 20 нче татар гимназиясенә үзенә дә көрәшчеләр сафына басарга туры килгән. Алар, мондый үтенеч белән төрле инстанцияләргә өч тапкыр мөрәҗәгать итеп, өч тапкыр тискәре җавап алганнар. «Укучыларыгызның Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә укырга лаек икәнен исбатлау өчен, сез нәрсәләр эшләдегез инде?» дип соравыма директор ханым болай сөйләде: «Безнең бәхеткә, Халык фронты Россия буенча «Герой исемен – мәктәпкә» дигән Бөтенроссия акциясе башлады. Аңа 2015 елда Татарстаннан 29 мәктәп кушылып, республика лидерлыкка чыкты. Безнең укучылар, үз теләкләренә ирешү өчен, архивларда эшләделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрбиләр белән очраштылар, нәсел шәҗәрәләре төзеделәр. Үзгәртеп кору чорында унбер җәлилчегә I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены бирелү турында мәгълүмат та таптылар. Шуннан соң гимназиянең гомуми советында үзебез исемен йөртергә теләгән шәхесне сайладык. Безнең өчен герой, һичшиксез, балаларның сөекле язучысы, антифашист Абдулла Алиш иде. Халык фронты ярдәмендә 20 нче гимназияне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиягә әйләндерү өчен юридик документлар әзерләнгәч, ул чактагы Казан шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин булышлыгы белән без бу четерекле мәсьәләне ерып чыктык».
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Халык фронты вәкилләре «Герой исемен – мәктәпкә» дигән китап бастырып чыгарганнар. Анда кергән 62 шәхестән җидесе – Татарстаннан. Китапта Василий Шамеев, Борис Шабалин, Иван Дядьков, Галим Вилданов, Петр Полушин, Федор Галкин кебек Бөек Ватан сугышы геройлары арасында Абдулла Алиш та бар. Аның тормыш юлын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, музей төзерлек материал туплаган 20 нче татар гимназиясе укучылары өчен ул – чынлап та Герой. Көрәшчеләр затыннан булган мондый балалар тотынса, аларның яраткан язучылары Абдулла Алишның чынында Советлар Союзы Герое яки Россия герое исеменә лаек икәнен хакимият алдында раслаулары да бик мөмкин.
Сугыш купмаса, Абдулла Бари улы үзенең язмышын әдәбият белән генә түгел, мөгаен, мәктәп, мәгариф өлкәсе белән дә бәйләгән булыр иде. Аның «Пионер каләме» журналында җаваплы сәркатип булып эшләгәндә өч ел, ягъни яуга киткәнче, Казан педагогия институтында укуы очраклы түгел бит. Сүз уңаеннан, аңа рекомендацияне булачак язучы Василий Аксеновның әнисе, үзе дә язучы Евгения Гинзбург бирә. 1939 елдан Абдулла Алиш – СССР язучылар берлеге әгъзасы. Архивта ТАССР язучылар берлеге җаваплы секретаре Муса Җәлилнең язган характеристикасы сакланган. «А.Алишның әсәрләре теленең җиңеллеге белән аерылып тора, алар мавыктыргыч һәм эчтәлекле, – дип яза булачак Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил үзенең яшь каләмдәше турында. – Ул татар совет укучылары арасында лаеклы абруй казанды». Чын совет патриоты буларак, Абдулла Алиш сугышның беренче көннәреннән үк Муса Җәлил белән концлагерьда очрашалар һәм гомерләренең соңгы сәгатенә кадәр бергә булалар. 1944 елның 25 августында «III Рейхка каршы көрәш алып барган» өчен Плетцензее төрмәсенең гильотинасында бу ике татар язучысын җәзалап үтерү арасы нибары 6 минут тәшкил итә.
Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә язучылар һәм музыкантларга, фронттан котылып калу өчен, бронь бирелә. Шуңа күрә Мәскәү язучыларыннан кайберәүләр Казанга, Чистайга, Алабугага – тылга китә. Борис Полевой, Константин Симонов кебек икенчеләре хәрби корреспондентлар булып, фронтта көрәшә. Сугыш башланыр алдыннан татар радиокомитеты редакторы булган Абдулла Алишка андый бронь тәкъдим ителгәнме? Ул мәгълүматны ачыклап булмады. Без бары тик Муса Җәлилнең броньнан баш тартуын гына беләбез. Дусларының сөйләвенә караганда, ул андый тәкъдимгә сугыш барганда тылда утырып, Ватанны саклауга чакыру «урынына» танк бронясы артына яшеренү»не өстенрәк күргән. Абдулла Алишның да шундый ук милләтпәрвәр булуына шикләнмәскә була. Аның әнисе Газизә апа гомере буе улы белән исән-сау күрешергә өмет итә. Ә илгә улы түгел, аның тоткын­лыкта язган 15 шигыре генә кайта.
Еллар узганнан соң, Абдулла Алишның оныгы Тимур, башлары киселеп тә, дошманга баш имичә, «елмаеп үлгән» татар ирләре өчен көрәш мәйданы булган төрмәне немецларның музей комплексына әйләндерүләрен күреп кайткан. Кызганычка, үзебездә Җәлил-Кормаш-Алиш­ларның батырлыгын киләчәк буыннарга алып барырлык заманча музей комплексы юк. Ә Мәскәүдә бөтенебезне, хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановны таң калдырган интерактив яһүд музее бар. Без әлегә төрле урыннарда – мәктәпләрдә, батырлар торган йортларда Рәхимә Арсланова кебек милләтпәрвәрләрнең тырышлыгы белән оештырылган музей бүлмәләре, музей-истәлек почмаклары урынына җәлилчеләр музее-комплексы корылыр дип ышанабыз. Иҗат зыялылары һәм педагогик җәмәгатьчелекнең, әлеге тиңдәшсез батырлык үрнәгенең яшь буынны тәрбияләүдә биниһая әһәмияткә ия икәнен искәртеп, Президентка мөрәҗәгать итүе бу юлда беренче адым булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ