Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби карта» конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр арасында оештырылган «Әдәби карта» бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр бүген «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләнде. Иҗат бәйгесе «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» жу...

Укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр арасында оештырылган «Әдәби карта» бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр бүген «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләнде. 
Иҗат бәйгесе «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырылды. Безнең редакциягә «Балачак – рәхәт чак», «Беренче мәхәббәт», «И газиз туган телем» темаларына язылган тезмә һәм чәчмә әсәрләр юлланды. Бигрәк тә Казан, Нурлат, Әтнә, Азнакай, Кайбыч районнары актив булды.

Җиңүчеләрне халык шагыйре, «Татмедиа» АҖнең киңәшчесе Равил Фәйзуллин сәламләде.
«Хәерле очрашу булсын иде. Монда милләткә карата битараф булмаган кешеләр җыелды. Безнең халыкның милли үзаңы шактый үсте. Соңгы елларда баласы, киләчәге турында уйланучылар саны артты. Монда укытучыларның роле шактый зур», - диде ул.
«Укытучы һөнәре бик катлаулы һәм җаваплы. Мин моны яхшы беләм. Әнием дә, тормыш иптәшем дә укытучылар. «Әдәби карта»  кебек иҗади конкурсларда катнашуыгыз шатландыра», - дип хөрмәтен белдерде шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах.
«Әдәби карта» конкурсы Гран-при иясе булып Казандагы 162 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Надия Вәлиева танылды.
«Чәчмә әсәрләр» номинациясе
1 урын: Фәнис  Кәбиров, Яшел Үзән районы Мулла Иле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
2 урын: Затия Шакирова, Тукай районы Түбән Суык-су мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
3 урын: Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучы.

«Тезмә әсәрләр» номинациясе
1 урын:  Дамира Миннебаева, Теләче районы Олы Мишә балалар бакчасы мөдире
2 урын:  Ләйсән Ганиева, Әтнә районы Күәм мәктәбенең химия укытучысы
3 урын: Әнисә Һадиуллина, Алабугадагы 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фоторепортажны карау һәм үзегездә саклау өчен сылтама буенча үтегез
КОТЛЫЙБЫЗ!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ