Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәби марафон җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә чираттагы әдәби марафон проектында катнашып, финалга чыккан укучыларны – яшь китап сөючеләрне котладылар.Проект авторы һәм гамәлгә куючысы Раил Гатауллин сүзләренә...

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә чираттагы әдәби марафон проектында катнашып, финалга чыккан укучыларны – яшь китап сөючеләрне котладылар.
Проект авторы һәм гамәлгә куючысы Раил Гатауллин сүзләренә караганда, әдәбият сөюче балалар саны, узган ел белән чагыштырганда, 5 мәртәбә арткан. Катнашырга теләк белдергән 155 баланың 127 се финалга узган.

Быел Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган әлеге мөһим чарада республикабызның танылган язучылары, күренекле шәхесләре: берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Йолдыз Миңнуллина, Факил Сафин, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм башкалар килгән иде.
 - Дөньяга күзеңне ачасың килә икән. Кеше белән матур итеп сөйләшәсең килә икән, китап укы. Белемле кешене генә санлыйлар. Кая гына барсаң да, кем белән генә очрашсаң да, әңгәмәнең темасы нинди булуга карамастан, кушыла алсаң гына, тормыш арбасыннан төшеп калмыйсың. Татар халкы гомер-гомергә укыган, бүген дә укый. Китапка игътибарлы булыгыз, ераклашмагыз, – диде үз енең сәламләү чыгышында Данил Салихов һәм киләчәктә проектта катнашучылар санының тагын да артуын теләде.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ