Логотип Магариф уку
Цитата:

Акча белән генә хит ясап буламы?

17 октябрь көнне «Татар радиосы хитлары» концертына багышланган пресс-конференция узды. Конференциядә «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева, редактор Айваз Садыйров, алып бару...

17 октябрь көнне «Татар радиосы хитлары» концертына багышланган пресс-конференция узды. Конференциядә «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева, редактор Айваз Садыйров, алып баручы Гөлназ Сәфәрова, җырчылар Филүс Каһиров, Азат-Алсу Фазлыевлар һәм Эльмира Сөләйманова катнашты.DSC_0001– Җырны тере тавышка гына түгел, инструменталь ансамбль белән берлектә башкару радиодагы «шомартылган» хитлардан аерыла, – ди Айваз Садыйров. – Моның өстенә концертта инструменталь ансамбль булуы үзе үк монда фонограммага урын юк дигәнне күрсәтә. Боларны икесен бергә техник яктан да берләштерү бик кыен бит.


Җанлы концерт турындагы сөйләшү шул мизгелдә «Тере тавышны фонограммадан ничек аерырга» дигән мастер-класска әйләнеп куйды. Гөлназ Сәфәрова серләрен ача:


– Җырчыларның муенындагы кан тамырларына игътибар итегез сез, алар бүртеп чыгарга тиеш, – ди ул. – Фонограмма кулланган вакытта кеше җырлауга көч түкми, шуңа күрә бушлыкны тутыру зарурияте барлыкка килә ди психологлар. Чынлап та, шулай бу. Сәхнә буйлап йөри, кулларын болгый, бии – шушы бушлыкны тутырмакчы була артист.


Тере тавышка җырлау үзенчәлекләре турында артистлар да фикерләрен белдерде.
– Инструменталь ансамбль белән чыгыш ясаганда ныклы әзерлек кирәк. Менә ике ай инде репетицияләр бара. Минем өчен иң авыры – сүзләрне онытмау. Шуңа күрә, дересен әйтәм: җырның сүзләрен кулга язып чыгам, яисә кәгазьгә язып идәнгә куям.
DSC_0004

«Җанлы концерт – бүгенге эстрада өчен плюс кына, ул аны икенче дәрәҗәгә күтәрә», – дип үз бәясен бирде Филүс Каһиров. Сәхнәбезнең «алтын тавыш иясе», гомумән, татар сәхнәсе тере тавыш биеклегендә булырга, артистлар арасындагы мөнәсәбәтләр халык арасына чыгарга тиеш түгел дип саный. Татар интернетын шаулаткан Элвин Грей белән Гүзәл Уразова мөнәсәбәтләренә ишарәләве иде җырчының. Әлбәттә, әлеге темага бүген кагылмый кала алмадылар. «Телефон бар бит, шалтырат та сөйләш инде, нигә бер-береңә әйтәсе сүзләрне бөтен дөньяга таратырга кирәк? Дөрес, үземә дә «рәнҗеш» белдерүчеләр булды, матбугатка да чыкты хәтта. Ләкин минем үзем белән элемтәгә кереп сөйләшүче булмады. Югыйсә, теләсә кайсы мәсьәләне уртага салып сөйләшүгә һәрчак та әзермен», – ди ул.


Эльмира Сөләйманова исә мондый ситуацияләрдә фанатларың кимү ихтималы зур ди. «Минем иң курыкканым – тамашачымны югалту. Ике артист талашыр да, дуслашыр да. Пиар узар, яңадан аралашып эшли башларлар. Ә бит халыкны талаштырып яту дөрес эш түгел. Фанатлар ызгыша бит! Бу хәлләрдән соң тамашачының мөнәсәбәте сиңа нинди булыр?» Монда тавышлар чыгар да тынар иде бәлки, ләкин моны журналистлар күтәреп ала да күпертә, халыкка таратуда да үз ролен үти, оештыручылар. Үзегез дә шундый скандалларны яктырту аша популярлыкка омтыласыз, ә үзегез әле тәнкыйтьләп утырасыз, дигән сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә.


Әлеге теманың дәвамы итеп, Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова җыр да әзерләп килгәннәр. Алар икәү булганда юморсыз буламы сон! Гитарага охшаган, әмма күпкә кечерәк укулеле дигән гавай халкы уен коралы да эшкә җигелде. Популяр җырны үзгәртеп, «скандаллар керде арага», дип «моңланды» алар.DSC_1021


«Шаяру дигәннән, юморны аңлау – интеллект күрсәткече, – ди Айваз Садыйров. – Бөек Тукаебыз иҗатында да күпме сатира бит! Көлү – ул төзәтү коралы да. Бер артистны да кимсетеп сәхнәгә чакырмыйбыз. Ләкин бераз төрттерү эләккән икән – уйланырга һәм төзәлергә кирәк».


«Нигә Сәфәрова бөтен проектта да катнаша?» – дип яңгыраган чәнечкеле сорау аша Гөлназ Сәфәрованың үзенә дә төрттерүдән өлеш чыкты.

Гөлназ өчен җавапны Динә Гәрәеваның бирүе урынлы анысы: «Гөлназ безнең белән 15 ел эшли инде, тик аның турында сөйләшүләр бетеп торганы юк. Баштагы 2-3 елда, гомумән, бары тәнкыйть сүзләре генә ишеттек. Бүген ул концертларны гына түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендәге чараларны да җиренә җиткереп алып бара. Бу үзе үк күрсәткеч түгелмени? Әлбәттә, җитди проектларны ышанычлы кешеләргә тапшырабыз».  Айваз исә өстәмә сорауга бөтенләй урын калдырмады: «Ярар, Сәфәрова түгел ди. Бармы аның урынына тәкъдим итәрдәй берәр кешегез? Алып баручы өчен бөтенесе мөһим: тышкы кыяфәт, дөрес сөйләм, интеллект, фикереңне халыкка җиткерә белү, сәхнәдә үзеңне тоту һ.б., һ.б. Гөлназда моның бөтенесе бар бит!»DSC_0003


Җанлы концерт әнә шундый җанлы сөйләшүгә сәбәп булды. «Шәп булачак!» дип ышандыра оештыручылар.

– Концерт өчен җырчыларны нәкъ менә хитларына нигезләнеп сайладык бит. Ә хитларны халык үзе сайлый, – ди Динә Гәрәева. – Шоу-бизнес – ул чынлап та бизнес. Заманча шартларда, ротация күптән нормаль күренеш инде. Ләкин акча ярдәмендә генә хит ясап була дип уйлаучылар ялгыша. Җырны таратып, җырчыны танытып була. Ләкин хит булып яшәп калачакмы ул – моны барыбер халык хәл итә. Хәтта легендар артистларның да хитлары бер-ике генә булырга мөмкин бит. Кайчак артист ел буе «әйләндерү» өчен әллә никадәр акча түгә, тик халык барыбер ул җырны кабул итми. Кайберләрен бер-ике яңгыратуга, социаль челтәрләрдә, телефон аша шалтыратып «Нинди җыр бу? Каян табып тыңларга?» дип сорый башлыйлар. Менә бу хит булачак инде, димәк. Мисал өчен, Азат Фазлыевның «Ярат кына» җыры чыкканга ничә генә ай үтте әле? Инде аны кушылып җырламаган кеше юк».


DSC_1019
«Татар радиосы» ның тере тавыш кына гарантияләнгән җанлы концерты 27 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак. Билет бәяләре – 1500-3500 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ