Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада иң яхшы мәктәп китапханәчесен ачыкладылар

Алабуга муниципаль районы мәктәп китапханәләрендә барлыгы 24 китапханәче укучыларга, укытучыларга хезмәт күрсәтә: дәреслекләр, матур әдәбият әсәрләре белән тәэмин итәләр. Бәйгеләрдә катнашучы укучылар...

Алабуга муниципаль районы мәктәп китапханәләрендә барлыгы 24 китапханәче укучыларга, укытучыларга хезмәт күрсәтә: дәреслекләр, матур әдәбият әсәрләре белән тәэмин итәләр. Бәйгеләрдә катнашучы укучыларга һәм укытучыларга материал табуда булышалар, гомумән, мәктәп тормышы, андагы яңалыклар белән кайнап яшиләр. Быелгы ук елында  иҗади эшләүче мәктәп китапханәчеләрен барлау, аларны хөрмәтләү, яңа эш алымнары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан,  республика күләмендә «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2019» бәйгесе нигезләмәсен алу белән районыбыз китапханәчеләре ныклап бәйгегә әзерләнә башлады.
Безнең Алабуга районыннан шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбе китапханәчесе Светлана Викторовна Кобелева белән 10 нчы урта мәктәпнең мәгълүмати- китапханә үзәге педагог-китапханәчесе Елена Николаевна Мишина бәйгенең республика этабына тәкъдим итәргә лаеклылар дип табылды. Алар укытучылар, китапханәчеләр өчен оештырылган бәйгеләрдә үзләре дә актив катнашалар, укучыларны бәйгегә әзерлиләр, призлы урыннар алалар. Аларның укучылары һәр елны район күләмендә үткәрелә торган «Мәктәп белемнәреннән – фәнни эзләнүләргә» фәнни-гамәли конференциясендә актив катнашалар, үзләренең матур чыгышлары белән фәнни җитәкчеләрен сөендерәләр.

Бәйгенең II турына үткән 10 нчы урта мәктәптән Елена Николаевна Мишинаның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатында Татарстан мәгарифһәм фән  министрлыгы планы буенча комиссия әгъзалары Л.Гайфуллина, Г.Хәкимова, Л.Назиева, М.Миңнегалиевалар Алабугада булып, мәктәпнең уку әсбаплары белән тәэмин ителеше һәм китапханәченең эш алымнары белән танышып киттеләр.
Алга таба Елена Николаевнаның республика күләмендә лаеклы призлы урын алуына ышанып, аңа иҗади эшендә зур уңышлар телибез.

Гөлфия ИБРАҺИМОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ