Логотип Магариф уку
Цитата:

Аларның гаилә тарихы – 400 ел

Республика күләмендә “Без тарихта эзлебез” бәйгесенең зона этаплары уза. Бәйге Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшл...

Республика күләмендә “Без тарихта эзлебез” бәйгесенең зона этаплары уза. Бәйге Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уздырыла. Күптән тугел генә шундый зона этапларының берсе Апаста узды. Анда Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Апас районнарыннан килгән катнашучылар бәйге кысаларында үзләренең гаилә тарихларын, гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.
– Бәйгенең төп бурычы булып гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, республикабыз һәм гаилә тарихына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү тора, – диде жюри әгъзасы Әлфия Вознесенская. – Бүген гаиләләр бай гореф-гадәтләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Апас районы да әзерлеге, чыгышның эчтәлеге белән аерылып тора. Шундый матур мәдәният йортында кунакчыллык белән, җылы каршы алдыгыз. Бүген бәйге генә түгел, чын бәйрәм булды.
Район мәдәният йорты фойесында гаиләләр үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим итте. Анда алар яратып әзерләгән сый-нигъмәтләр, кул эшләре, шәҗәрәләр урын алган иде.

Апас районын Акхуҗа авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Аларның гаилә тарихы – 400 елдан артык. Нәселләреннән бик күп сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм укытучылар чыккан. Бу гаилә бүген дә мөгаллимлек һөнәрен буыннан-буынга тапшырып яши.
Нәсел барлау – шәҗәрә төзү эше җиңел түгел. Вәлиуллиннар да үткәннәрне озак барлаган. Архивларда утырып, өлкәннәр сүзләренә таянып, язма чыганакларга мөрәҗәгать итеп, төгәл мәгълүматлар туплый алганнар.Аларның нәсел шәҗәрәсендә 14 буынның гаилә тарихыурын алган.
– Минзифа әби белән Гариф бабайдан башласак, 14нче буынга кадәр мәгълүматлар таптык. Мәгълүматлар барысы да дөп-дөрес, архивтан алынган. Иң беренче ачыкланган кешебез 1618 елны туган. Шушы буыннарның барысын да искә алдык. Нәсел агачыбызда 2800 кеше. Сәхнәдә 230 кешене тәкъдим иттек. Чыгышыбыз тулы һәм эчтәлекле иде, – диделәр Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар.
Сәхнәдә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелгәннән соң, жюри нәтиҗәләр чыгарды. Барлык катнашучылар, җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнә түренә чакырылды. Бәйгедә беренче урынны Акхуҗа авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе яулады. Аларга Диплом һәм Сертификат тапшырылды.

Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар гаиләсе бәйгегә тормыш иптәшләре, балалары белән килгән. Алар сәхнә тутырып чыгыш ясадылар, осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
– Райондашларыбызның өметен аклау өчен бик тырышып чыгыш ясадык. Рәхмәт җитәкчеләргә, безгә ярдәм итүчеләргә, – диде Зөлфия Вәлиуллина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина барлык чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен белдереп, җиңүчеләрне тәбрик иттеләр.
– Без бүген тарихны барладык. Телне, гореф-гадәтләрне, милләтне саклап калуда бәйгенең әһәмияте зур. Вәлиуллиннар гаиләсе дә зур тырышлык белән чыгыш ясады. Үткәннәрен барлап яшәгән нәселнең киләчәге дә бар, – диде Луиза Сафина.
Айдар һәм Зөлфия, Илшат һәм Надежда Вәлиуллиннар яшь буынга белем һәм тәрбия бирәләр. Шул ук вакытта үз балалары күңелендә дә үткәннәр белән кызыксыну, бүгенге белән горурлану, әби-бабаларны хөрмәт итү хисләре уяталар. Тиздән әлеге күркәм гаиләне республика бәйгесе көтә. Анда да уңышлар телибез.
 
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ