Логотип Магариф уку
Цитата:

Алдынгы татар теле укытучылары бүләкләнде

Педагогларның республика август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган “Заманча укытучыга – заманча таләпләр" секциясе утырышында Татарстанның алдынгы укытучылары бүләкләнде.  Мөгаллимнәрне Мәгариф...

Педагогларның республика август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган “Заманча укытучыга – заманча таләпләр" секциясе утырышында Татарстанның алдынгы укытучылары бүләкләнде.  Мөгаллимнәрне Мәгариф һәм фән министрлыгы деревне урынбасары Илсур Һадиуллин котлады.
Милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты Татарстан һәм Россиянең башка тобәкләрендә эшләүче түбәндәге укытучыларга тапшырылды:
1. Төмән өлкәсе Төмән районы автоном гомуми белем бирү учреждениесе Муллаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахимова Азалия Радик кызы;
2. Ставрополь крае Ипат районы муниципаль казна гомуми белем бирү учреждениесе 16 нчы Кече Барханчак урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айчаракова Зөлфия Фатих кызы;
3. Чиләбе өлкәсе Чиләбе шәһәре Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучысы Абдрахманова Эльвира Валирьян кызы;
Мактау грамотасы түбәндәге укытучыларга тапшырылды:
1. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең төп киңәшчесе Каримов Рүзәл Таһир улы;
2. ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фаттахова Рүзилә Фердәвис кызы;
3. ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйлаҗева Лилия Гыйльметдин кызы;
4. Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш ис. 20 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәлиева Гөлназ Шамил кызы;
5. Түбән Кама районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы санлы бюджет гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәйнетдинова Зәлфирә Рәшид кызы;
6. Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов ис. 2 нче санлы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыхова Нәзилә Гыйлмегаян кызы;
7. Әлмәт районы Түбән Мактама урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әглиева Гөлназ Фоат кызы;
8. Балык Бистәсе районы 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы;
9. Башкортостан Республикасы Туймазы районы бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гаднән кызы;
10. Чувашия Республикасы Батыр районы  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1 нче Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айзатуллова Роза Равил кызы;
11. Пермь крае Кунгур районы бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Тоз-Түр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Чулпан Фәлит кызы;
12. Киров өлкәсе Малмыж районы муниципаль казна гомуми белем бирү учреждениесе Тат-Югары-Гоньба төп гомуми белем мәктәбе директоры Заһидуллина Гөлсимә Әхәт кызы;
13. Әстерхан өлкәсе Идел буе районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Җәмәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлфия Әнәс кызы; 
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе түбәндәге укытучыларга тапшырылды:
1. ТР Министрлар Кабинеты Аппараты югары, урта һөнәр белеме бирү һәм фән бүлеге баш киңәшчесе Әхмәдҗанова Диләрә Фәннур кызы;
2. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү бүлекчәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы;
3. ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы;
4. Мамадыш районы Таканыш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әгләмҗанова Римма Фатхинур кызы;
5. Арча районы 7 нче санлы Арча урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлев Рәдиф Миңнехан улы;
6. Казан шәһәре Яңа Савин районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 143 нче санлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибрагимова Рәзимә Әдгам кызы;
7. Казан шәһәре Совет районы 11 нче санлы татар гимназиясе директоры Ибрагимова Аида Марсель кызы;
8. Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе директоры Мостафин Фидаил Зыятдин улы;
9. Лаеш районы Мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Закирова Элвира Наил кызы;
10. Мордовия Республикасы Рузай районы бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Тат-Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саляева Сания Спартак кызы;
11. Красноярск крае Зурулу районы казна гомуми белем бирү учреждениесе Березовка урта гомуми белем мәктәбе филиалы Елга төп гомуми белем мәктәбе директоры Коленчук Гөлчирә Ибраһим кызы;
12. Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районы гомуми белем бирү учреждениесе Красногорка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сераҗетдинова Сара Абдулхай кызы.

Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ