Логотип Магариф уку
Цитата:

Алимент түли алмаган кешегә нишләргә?

Алименттан качып йөрүчеләр белән ничек көрәшәләр? Бүген Татаринформ агентлыгы үткәргән мабугат очрашуында сүз шул хакта булды. Бу сөйләшүнең сәбәбе дә бар. Әле күптән түгел генә республикабызда “Балаң...

Алименттан качып йөрүчеләр белән ничек көрәшәләр? Бүген Татаринформ агентлыгы үткәргән мабугат очрашуында сүз шул хакта булды. Бу сөйләшүнең сәбәбе дә бар. Әле күптән түгел генә республикабызда “Балаң турында искә ал да алимент түлә” акциясе тәмамланган иде. Россия күләмендә дә мондый акция үткәрү традициягә әйләнгән икән, димәк, алименттан качып йөрүчеләр күп.


Фото:  tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Матбугат очрашуы спикеры - суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр Фәрит улы Закиров әйтүенчә, шушы ике атналык акция кысаларында Татарстанда суд приставлары алимент буенча бурычны 7 млн. 770 мең сумга киметә алган. Ә август ае буенча – 16 млн. сумга. 2018 елның 8 ае буенча – 618 млн. сум. Алимент бурычы үзе 1 млрд сумнан артык. Алимент түләмәүчеләр саны да дистә меңнәр белән исәпләнә.
Гамәлдәге законнарга таянып, суд приставлары куллана торган алимент түләтү ысуллары күп.
- Шәхси милеккә арест салу һәм аны тартып алу юлы белән бурычны каплау;
- Хезмәт хакыннан тотып калу;
- Күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю;
- РФ территориясеннән чыгып китүне чикләү;
- Транспорт йөртү хокукын чикләү;
- Административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.
Алимент буенча 10 меңнән артык бурычы булган кеше чит илгә чыгып китә алмый. 2018 елның 8 аенда РФдә 15 мең алимент түләмәүченең чит илгә чыгу хокукы чикләнде.
Ир-атлар гына түгел алимент түләмәүче хатын-кызлар да шактый икән. Татарстанда күке аналар саны 2 мең тирәсе яки барлык алимент түләмәүчеләрнең 10 % ы.
Алимент түләмәүчеләрнең барысының да нияте начар дип әйтеп булмый, әлбәттә. Алар да кеше һәм төрле кыен хәлдә калырга мөмкин: эш тапмаска, сәламәтлеге какшарга һ.б. Мондый очракта нишләргә? Әнвәр Фәрит улы бу сорауга җавап биреп, үзе дә авыр хәлдә калган очракта, алимент күләмен суд аша киметеп булуын аңлатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ