Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт мәктәпләрен яңа уку елына әзерлиләр

Белем бирү учреждениеләрен  яңа уку елына әзерләү максатында 22 июльдән үз эшен Әлмәт районы мәгариф учреждениеләрен кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе башлап җибәрде. Аның составына мәгариф ида...

Белем бирү учреждениеләрен  яңа уку елына әзерләү максатында 22 июльдән үз эшен Әлмәт районы мәгариф учреждениеләрен кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе башлап җибәрде. Аның составына мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, дәүләт янгынга каршы күзәтчелек идарәсе һәм Росгвардия хезмәткәрләре кергән. Бу хакта, җирле басма хәбәр итә. 



Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерү уздырдылар.
Кабул итү барышында хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрелүнең сыйфатына, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүенә һәм янгын чыккан очракта нинди гамәлләр кылуына аерым игътибар бирелә. Шулай ук электр җиһазларының, эвакуация юлларының һәм беренчел янгын сүндерү чараларының торышы, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуы һәм аларның төзек яки төзек булмавы тикшерелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган хилафлыклар  уку процессы башланганчы бетерелергә тиеш.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ