Әлмәтнең бер мәктәбендә “үле җаннар” эшләгән

Әлмәттә “үле җаннар” өчен 7 ел хезмәт хакы алып барган 58 яшьлек элеккеге кичке мәктәп директорын хөкем иттеләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Билгеле булганча,  2008 елның сентябрь аеннан 2015 елның апреленә кадәр хезмәт урыныннан файдаланып  биш “үле җанны”  эшкә урнаштырып, аларның хезмәт хакын үзе алып барган булган.

Шулай итеп, аның муниципаль бюджетка китерелгән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән була. Әлеге ханымны 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Добавить комментарий