Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын медаль укучыларга гынамы?

Югары уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаучыларны  да алтын медаль белән бүләкләргә ниятлиләр. Мондый эчтәлекле документ проекты фикер алышу өчен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бүгенге көнд...

Югары уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаучыларны  да алтын медаль белән бүләкләргә ниятлиләр. Мондый эчтәлекле документ проекты фикер алышу өчен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. 
Бүгенге көндә алтын медаль мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлаучы укучыларга тапшырыла. Ә иң яхшы студентлар вузны тәмамлаганда кызыл дипломга лаек булалар.  Әлеге тәртипкә үзгәрешләр кертелсә, алтын медалгә студентлар да дәгъва итә алачак.
Моның өчен студент бары тик бишлегә генә укырга, имтихан һәм зачетларын, курс эшләрен бишлегә тапшырырга тиеш булачак. Шулай ук ул бюджет урынында белгечлектә яки магистратурада укырга тиеш. Мондый студентларның саны гадәттә 5-7 процент була.
Әгәр документ кабул ителсә, бу яңалык Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Академиясенә кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ