Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көненә мавыктыргыч проект

Мәгълүм булганча, ел да ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Илебездә инде 1998 елдан бирле билгеләп үтелүче Әниләр көнен үткәрүнең...

Мәгълүм булганча, ел да ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Илебездә инде 1998 елдан бирле билгеләп үтелүче Әниләр көнен үткәрүнең безнең Түбән Камада да үз традициясе бар. Тик коронавирус пандемиясе аркасында быел аңа беркадәр үзгәреш кертергә мәҗбүр булдык.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм «Ак калфак» оешмасы ханымнары Әниләр көне уңаеннан «Әниләр һәм нәниләр» дип исемләнгән мавыктыргыч проект булдырдылар. Олыга да, кечегә дә әни – иң кирәк кеше, кылган гамәле изге, шуңа үрнәк һәр эше. Әниләребезнең кадере көннән-көн арткан кебек, проектның да дәрәҗәсе быел дөньякүләмгә әверелде. Әле ноябрьнең 11 нче көне генә булуына карамастан безгә төрле төдәкләрдән бәйрәм хатлары ява башлады. Беренче көнне Түбән Кама каласында яшәүчеләр тәбрикләү видеосы эшләп җибәргән булса, икенче көнне үк Чаллы, Әлмәт, Мамадыш шәһәрләре кушылды: барлык дусларыбыз да безнең проектны хуплап яратып өлгерде. Инде башка төбәкләрдән, чит илләрдән, кояшлы Төркиядән дә котлаулар көтәбез. Без, үз нәүбәтебездә, һәрберсен сайтыбызга урнаштыра барабыз. Әлбәттә, карантин афәтләре булмаса, без бу проектны шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында, кулга-кул тотынып, әйлән-бәйлән формасында уздырыр идек. Быелга интернет челтәрендә уздыру белән чикләндек. Онлайн форматта оештырылган проектның уңайлыгы шунда: һәрбер бала, апа-абый, кайда яшәвенә, ничә яшьтә булуына карамастан, яраткан әнисен, кадерле әбисен, дәү әнисен бәйрәм белән котлый ала. Бары тик матур җырларын җырлап, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязма әзерләп, түбәндәге почтага җибәрергә генә кирәк: enilerbebeler@mail.ru.
Сезне дә шушы проектка кушылырга чакырабыз. Кадерлеләребезгә көн саен бәйрәм булсын! Әнкәйләребезгә булган хөрмәтебезне интернет челтәрендә яктыртыйк! Музыкаль котлауларыбыз Җир йөзендәге барлык әниләргә дә бәйрәм сәламе булып яңгырасын иде.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге матбугат үзәге исеменнән
Нурзия МИРХАЗОВА, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ