Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апа, без сезнең белән горурланабыз!»

«Мин кечкенә вакытта әти-әнием укытучы булмасалар да, «Мәгариф» журналын (ул вакытта «Совет мәктәбе») яздырып ала иделәр. Без аны әти белән бергә төпләп, ботинка бавына тезеп, елныкын-елга туплап бард...

«Мин кечкенә вакытта әти-әнием укытучы булмасалар да, «Мәгариф» журналын (ул вакытта «Совет мәктәбе») яздырып ала иделәр. Без аны әти белән бергә төпләп, ботинка бавына тезеп, елныкын-елга туплап бардык. Әтинең укы-
тучыларга карата хөрмәте шулай зур булгандыр инде, – дип искә алды иң яхшы авыл укытучысы Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова ТР Дәүләт Советында узган җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында югары мөнбәрдән. – Аннары үзем дә «Мәгариф» журналын студент вакытлардан бирле алдыра башладым. Ул мине эшләргә өйрәтте дисәм дә, һич ялгыш булмас. Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны иң беренче җиткерүче дә әлеге басма булды. Ә анда дәрес эшкәртмәсе басылу – укытучы өчен зур мәртәбә», – дип тәмамлады үзенең чыгышын «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе.

Зөлфия Хисамова 30 елдан артык Урмышлы төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Урмышлы авылы Лениногорск районы үзәгеннән иң еракта урнашкан салаларның берсе: ике ара 60 чакрымнан артып китә. Авыл үзе болай бик борынгы түгел, моннан 400 еллар элек нигезләнгән дип фаразлана.
– Зөлфия ханым, сезнең якларның гүзәл табигатен ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Урмышлы да мәһабәт таулар итәгенә җәелеп урнашкан, аны һәрьяклап татлы сулы бихисап чишмәләр уратып алган. Үзегез тумышыгыз белән шул якларданмы? Гаиләгез, тормыш-көнкүрешегез белән таныштырып китегез әле.
– Күрше Кирлегәч авылында туып-үстем, Урмышлыга килен булып төштем. Әтием күп еллар мал табибы булып эшләде, әнием колхозда сыерлар сауды. Без биш бала үстек. Инде әйткәнемчә, безнең гаиләдә укытучыларга ихтирам һәм хөрмәт бик зур булды. Бәлки, шуңадыр да өчебез: үзем, апам һәм сеңлем укытучы һөнәрен сайладык.
Бөгелмәнең педагогия көллиятен тәмамлаганнан бирле, Урмышлы мәктәбендә укытам. Тормыш иптәшем Наил Кадыйр улы белән өч бала тәрбияләп аякка бастырдык, инде дүрт оныгыбыз үсеп килә. Тик менә балалар үсеп-җитеп, башлы-күзле булганда гына, ирем йөрәк өянәгеннән дөнья куйды. Алтын куллы кеше иде. Ул тимердән эретеп ясаган розалар, аккошлар, пальма, попугайларга авыл халкы бүген дә сокланып туя алмый.
Әле дә ярый ялгыз түгелмен, төпчек улым Равил минем янда, авылда калды. Авылда эш юк инде. Шуңа Лениногрск шәһәренә йөреп эшләргә мәҗбүр.
– Сез – «Мәгариф» журналы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә алтынчы тапкыр үткәргән «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе. Әлеге зур җиңүнең юл башы кайда: конкурс турында «Мәгариф» журналыннан белдегезме яисә берәрсе «Зөлфия, әйдә, катнаш әле шунда», –
дидеме?
– Бәйгене инде ничә ел буенча «Мәгариф» журналыннан күзәтеп бардым. Райондашым Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Рафикъ кызы Мөстәкыймова 2015 елда бәйгенең абсолют җиңүчесе булган иде. Аның өчен горурландык, шатландык. Ләкин катнашырга батырлык җитмәде. Быел мәктәп директоры Рузалия Наил кызы Хәбибуллина катнашырга тәкъдим иткәч, тәвәкәлләдем.
– «Авыл укытучысы – 2019» конкурсы җиңүчеләрен быел әлеге бәйге тарихында беренче тапкыр ТР Дәүләт Советында тәбрикләдек. Әле «Татарстан. Яңа гасыр» каналы үзегезне «Манзара» тапшыруына да чакырды. Менә шул тантаналы чаралардан, очрашулардан алган тәэсирләрегез белән уртаклашып китегез әле. Һәм, әлбәттә, гаиләдә, мәктәптә сезнең җиңү турындагы хәбәрне ничек кабул иттеләр? Конкурс ярты елдан артык дәвам итә, шушы вакыт эчендә сезгә кемнәр ярдәм итте, теләктәшлек күрсәтте?
– Гомумән, җиңәрмен дигән уй башыма да килмәде. Гади авыл укытучысын шул дәрәҗәгә менгерүләре – куаныч, әлбәттә. Авыл укытучысы мондый игътибарга күнекмәгән, шуңа күрәдер читенсенү хисләре дә булды. Бәйге ярты елдан артык дәвам итсә дә, минем өчен бик тиз узып китте. I һәм II турлардан үтүемне белгәч, йомгаклау этабына хезмәттәшләрем көч биреп озаттылар. Соңгы тур Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узды. Андагы тәртипле, татар телен камил белгән балалар, безгә шундый итагатьле һәм зур игътибар күрсәткән мәктәп җитәкчесе Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина таң калдырдылар.
Соңгы этапка ныклы әзерлекле, һөнәри яктан көчле укытучылар җыелган иде. Бәйгедә катнашу үз-үземә ышанычымны арттырды, башкаларның эш тәҗрибәсен күрдем. Бу уңышны үземнеке генә түгел, ә Урмышлы мәктәбе коллективыныкы дип исәплим.
Барлык авылдашлар, укытучылар җиңүем белән котладылар. Барыннан да бигрәк балалар шатланды. «Апа, без сезнең белән горурланабыз!» – диделәр.
– Безнең илдә авыл укытучылары өчен эш тә, яшәеш тә беркайчан җиңел булмаган. Үзгәртеп кору еллары башланганчы әзрәк тынычлап эшләп калсалар да, инде бүген нинди авыр сугыш елларында да эшләп килгән авыл мәктәпләре ябылу алдында. Күпләр, иң яхшы авыл укытучысының ике сыйныфта нибары 4 бала укытуын белгәч, хәйран калганнардыр. Әлбәттә, бер яктан, әлеге мәртәбәле проектта ничәнче сыйныфта, нинди фән, ничә укучы укытуыңның бернинди роль уйнамавы мөһим булса да, икенче яктан, шундый оста мөгаллимәгә дә укытырга балалар булмавы бик аяныч.
– Әйе, сыйныфларда бала саны күп булган вакытларны сагынып искә алырга гына калды. Балалар күбрәк булса, дәрестә эш алымнарын төрләндерергә дә, төрле ярышлар
оештырырга да уңайлы. Күп арасыннан һәрвакыт сайлап алу мөмкинлеге бар. Укучылар бер-берсеннән өйрәнеп, бер-берсе белән ярышып укый.
Дөрес, балалар аз булгач, шәхси якын килеп укыту өчен шартлар күбрәк. Бала саны аз булу – аның эше аз дигән сүз түгел бит әле. Ике сыйныфка да 20 – 30 укучыга төзегән кебек үк эш программалары, дәрес планнары төзү күп вакыт һәм хезмәт сорый. Аннары без уку сыйфаты белән өлгереш күрсәткеченә эшлибез. Бер бала я 100% яисә бик түбән күрсәткеч бирергә мөмкин.
Алдагы елларда да мәктәпкә киләсе балалар саны арту күзәтелми. Гөрләп торган мәктәпләрнең бушап баруы бик борчый. Мәктәбебез һәрвакыт район мәктәпләре арасында алдынгылардан саналды. Фән олимпиадаларында яуланган урыннар буенча хәзер дә рейтингы югары. Бөтенроссия, республикакүләм, региональ бәйгеләрдә уңышларыбыз бик күп.

– Сезнең белән ТР Дәүләт Советында көне буе бергә булып аерылышкан гына идек, күп тә үтмәде икенче зур чарада очраштык. Бу юлы инде – Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә узган мәктәп программаларына шахмат уенын кертүгә багышланган III Халыкара фәнни-гамәли конференциядә. Сезнеңчә, шахмат уенын гомуми белем бирү учреждениеләре программасына кертү кирәк гамәлме ул? Керткән очракта ул нинди формада булырга тиеш? Шәхсән үзегез шахмат уйный беләсезме?
– Әйе, безнең районда инде өченче ел шахматны башка фәннәр белән интеграцияләп укыту буенча эш алып барыла. Шахмат, чыннан да, баланы фикерләргә, һәр адымны кат-кат уйларга өйрәтә, сабырлык, түземлелек тәрбияли. Мин мәктәптә башлангыч сыйныфларда шахмат түгәрәге алып барам. Төп темаларны анда өйрәнәбез. Ә дәрескә шахмат буенча дидактик уеннар кертергә тырышам. Үзем шахмат уйный белми идем. Кирәк булгач, өйрәнергә туры килде. Укучылар тиз үзләштерәләр, миннән яхшырак уйныйлар. Һәр елны районда 1 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча турнир үткәрелә.
Бала саны аз булып, ике сыйныф кушылып укытылган дәресләргә шахматны да китереп кертү катлаулы, әлбәттә. Ике сыйныфка теманы да аңлатырга, шахматка да өйрәтергә дигән сүз бит ул. Бер генә сыйныф укыткан очракта да дәрескә зыян килмәскә тиеш. Аны класстан тыш эшчәнлек вакытында өйрәтү отышлырак, минемчә.
– Безнең журнал аша җитәкчелеккә, хезмәттәшләрегезгә – авыл укытучыларына нинди теләкләр, уй-фикерләр җиткерер идегез?
– Җитәкчелек бөтен көчен, белемен, сәламәтлеген балалар укытуга, тәрбияләүгә биргән укытучының эшен күрә һәм бәяли белсен иде. Шул вакытта җәмгыятьтә укыту-
чының абруе югары дәрәҗәдә булачак.
Ә без, укытучылар, һөнәри яктан һәрчак үсештә булырга тиешбез. Төрле бәйгеләрдә катнашу, бигрәк тә безне – авыл укытучыларын һәрьяклап чарлый, үз тәҗрибәң белән уртаклашырга, башкаларның ничек эшләгәнен күрергә мөмкинлек бирә. Әле синең эшеңә мәгариф өлкәсендә исемнәре киң билгеле, мәртәбәле жюри бәя бирә. Шуңа да укытучыларга конкурслардан курыкмаска, мөмкинлек булганда үзеңне күрсәтергә киңәш итәр идем.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


Султан Исхаков фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ