Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада республикакүләм онлайн-конференция

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында «Региональ этномәдәни җирлектә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, туган телләрне саклау һәм үстерү» дигән темага онлайн формасында республикакүләм фә...

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында «Региональ этномәдәни җирлектә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, туган телләрне саклау һәм үстерү» дигән темага онлайн формасында республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, туган телләргә сак караш формалаштыруда инновацион эш алымнарын һәм формаларын үзләштерү максатын күздә тотып оештырылды.
Конференция эшен Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова ачып җибәрде. Пленар өлештә КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының милли тәрбия бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Нурфат кызы Мөхәрләмова, Казан дәүләт энергетика көллияте укытучысы, филология фәннәре кандидаты Энҗе Хәбибулла кызы Гафиятуллина, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе директоры урынбасары Чулпан Миңнулла кызы Сәмигуллина һ.б. чыгыш ясады.
Алга таба конференция секцияләрдә дәвам итте. Берсеннән-берсе кызыклырак темаларны колачлаган дүрт секция эшләде. Конференция эшендә катнашырга бөтен Татарстан буенча 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре теләк белдергән иде. Бу күтәрелгән проблеманың никадәр мөһим булуын күрсәтә. Минем үземә дә «Халкыбызның рухи мирасы аша экологик мәдәнияткә» темасына чыгыш ясарга насыйп булды. Әлеге чара бик вакытлы һәм кирәкле дип уйлыйм. Аны оештыручыларның күп көч куюын әйтеп узарга кирәк. Катнашучылар да канәгать калды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ