Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – укытучылар җыены

Республикабызда август киңәшмәләренең кызган вакыты. Бүген Арча мәдәният йортына да районның мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды. Укытучыларның зур сөйләшүен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз И...

Республикабызда август киңәшмәләренең кызган вакыты. Бүген Арча мәдәният йортына да районның мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды. Укытучыларның зур сөйләшүен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов башлап җибәрде. Арчаның баш мөгаллиме “Район мәгарифе – киләчәккә инвестиция” дигән темага чыгышы ясады.


778947


Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин авыл мәктәбе шартларында сыйфатлы белем бирү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Мәктәпнең казанышларына да, укыту-тәрбия барышында килеп туган проблемаларга да тукталды. Яңа уку елына планнары белән таныштырды. Арча 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Хәкимова көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә туплаган эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Бу мөһим эштә педагогның һөнәри осталыгы, роле зур булуын ассызыклады.


Мәгариф системасының беренче баскычы – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеге турында да сүз булды. Яңа Кенәр балалар бакчасы мөдире Ләлә Идиятуллина балаларның иҗади үсешен ничек гамәлгә ашырулары хакында сөйләде.


Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та катнашты һәм чыгыш ясады.


Укытучылар бәйрәме күркәм традиция – белем һәм тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән учреждениеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ