Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнә театры премьера спектакле куя!

Әтнә театры татар пьесалары белән генә чикләнми. Бу хакта журналистларга театр җитәкчелеге хәбәр итте. Матбугат конференциясендә театр директоры Ленар Зайнуллин, баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм театр...

Әтнә театры татар пьесалары белән генә чикләнми. Бу хакта журналистларга театр җитәкчелеге хәбәр итте. Матбугат конференциясендә театр директоры Ленар Зайнуллин, баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм театр актрисалары Рәзинә Заһидуллина  белән Рәзилә Мөхлисуллина катнаштылар. 
Әтнә театрда хәзерге вакытта 25 актер эшли.  Театр республикабызда танылган татар артистларын үзләренә кунакка да чакырып торалар. Баш режиссер Рамил Фазлыев сүзләренчә,  артистрар татар пьесалары белән генә чикләнми. Репертуарда рус, чит ил драматургиясе бик тиз үз урыннарын таптылар.  Бүгенге көндә Жан-Батист Мольерның «Көрәктән-сәнәк» («Мещанин во дворянстве») спектакле буенча репетицияләр алып барыла.
Әтнә театры үзенә тамашачыларны тартып тора. Рәзинә Заһидуллина белән Рәзилә Мөхлисуллина  театрның үзенчәлекләре турында сөйләп киттеләр: «Безнең театр авыл җирлегендәге республикабызның бердәнбер дәүләт театры булып санала. Бу, әлбәттә, күп кенә кешеләрне ваемсыз калдырмый. Театр рухында кайнаган артистлар һәрбер спектакльне үз йөрәгеннән үткәреп уйныйлар һәм һәрбер бирелгән рольләрне нечкә итеп җан-тәннәреннән уздырырга тырышалар», - дип сөйләп бирделәр.  Рәзилә Мөхлисуллина үзенең актриса гына булмавы, ә тагын ике бала әнисе булуы турында да сөйләп китте. 
Театр бик күп данлы урыннар да яулаган. Хәтта Финляндиядә иҗади сәфәрдә дә булып кайтты. Анда Әтнә театры Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын күрсәтте. Милләттәшләребез тарафыннан спектакль дә, концерт та бик җылы кабул ителде.  Агымдагы сезонның тагын бер мөһим премьерасы – Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы. Спектакльне сәхнәгә Илсур Казакбаев куячак.
Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ