Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә – матбугат һәм китап бәйрәме

Әтнә ягы – саф татар районы. Мәдәниятле һәм мәгърифәтле төбәк, Казан артының энҗесе булуы белән мәртәбәле ул Тукайлы, Мәрҗаниле, Сибгат Хәкимле, Лена Шагыйрьҗанлы төбәк шулай булырга тиештер дә. Шуңа...

Әтнә ягы – саф татар районы. Мәдәниятле һәм мәгърифәтле төбәк, Казан артының энҗесе булуы белән мәртәбәле ул Тукайлы, Мәрҗаниле, Сибгат Хәкимле, Лена Шагыйрьҗанлы төбәк шулай булырга тиештер дә. Шуңа да халкы да китаплы һәм матбугатлы аның. Дәүләт статусына ия булган театрлы авыл бөтен Рәсәендә юк: Олы Әтнәдән кала. Әле ниндие генә: якташлары Габдулла Тукай исемендә! Менә шуңа да туган төбәгем – Әтнәдә үтәсе матбугат һәм китап бәйрәменә республикабызның бер төркем иҗат әһелләре әдәбиятны һәм сәнгатьне күңелләре белән аңлаган, китапны һәм татар матбугатын үз иткән иң якын дуслары янына дустанә очрашу буласына ышанып килде. Һәм шулай булды да.

«Татмедиа» агентлыгы тарафыннан Татарстан китап нәшрияты оешуының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган Китап һәм матбугат бәйрәмнәренең чираттагысы иде ул. Йөзьяшәр нәшрият хезмәткәрләре әлеге очрашуга үзедәй йөзәр еллык тарихы булган «Мәгариф» журналы һәм «Ватаным Татарстан» газетасы, шулар белән беррәттән, әле иң яшь матбугат басмасы булган «Гаилә һәм мәктәп» журналы журналистларын да бик теләп дәште. Очрашу эзтабар язучы Самат Шакирга, шагыйрә Гөлүсә Батталовага иҗат илһамы биргән Күәм авылы мәдәният йортында узды.

Зал тулы матбугат дусларыбыз – мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар иде. Һәр чыгышны, ихлас йотылып тыңлап, көчле алкышларга күмде алар. Әтнә төбәге халкы, чынлап та, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын аеруча үз итә. Елның-елында иң күп абунәчеләребез дә шушы районда. Тагын шунысы бар: бу район мәгариф бүлеге укытучылары арасында һәр ярты ел саен безнең бу ике журналга да альтернатив төстә язылуны оештыра. 2020 елның беренче яртысына да язылуны оештырырга вәгъдә бирделәр.

Иҗат әһелләре белән булган мондый очрашу кичәләре китапсыз һәм шигырьсез узмый инде анысы. Бу юлы да мәдәният йорты фойесында Татарстан китап нәшриятында яңа басылып чыккан китапларны сату оештырылды. Ә сәхнәдән шагыйрьләребез Газинур Морат белән Гөлүсә Батталоваларның китапка мәдхия җырлаган, татарны уяулыкка өндәгән шигырьләре яңгырады.

                 Таһир САБИРҖАНОВ


                         Ирек НИГЪМӘТИ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ