Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл мәктәпләренең үсештә булмавы сер түгел»

«Бүген авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасының аерым үсештә булмавы сер түгел, чөнки ерак районнар бар», - Түбән Кама  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов. Россияд...

«Бүген авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасының аерым үсештә булмавы сер түгел, чөнки ерак районнар бар», - Түбән Кама  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов. 
Россиядә мәгариф тармагы буенча 10 юнәлеш эшли, шуларның 8 енә Түбән Кама да кертелгән. Мәсәлән, «Үсеш ноктасы» программасы буенча Олы Афанас һәм Кызыл Чишмә мәктәпләрендә заманча түгәрәкләр  булдырылган. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
– Кызыл Чишмәдә һәм Олы Афанас авылында информатика һәм технология укыту кабинетларында республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык бәягә ремонт эшләре башкарылды. Муниципаль бюджет,  ремонт эшләрен тәмамлау өчен, өстәмә 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирде. Шулай ук якынча 3 млн сумлык заманча җиһазлар кайтартылды. Авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү яңа этәргеч алсын өчен, киләсе елга тагын ике мәктәпне кертергә планлаштырабыз" – ди җитәкче.
«Цифрлы белем бирү мохите» проекты буенча 24 нче  лицейга, педагогия һәм политехника көллиятенә 5 млн  сумнан артык суммага заманча цифрлы җиһазлар кайтарылган.
Фото: tat.e-nkama.ru

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ