Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы" күңелемне әллә нишләтте

«Авыл укытучысы - 2019» конкурсында II урын яулаган Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы Таһир СӘМИГУЛЛИН конкурска бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты hәм быелгы катнашучыларга к...

«Авыл укытучысы - 2019» конкурсында II урын яулаган Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы Таһир СӘМИГУЛЛИН конкурска бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты hәм быелгы катнашучыларга киңәшләрен бирде.
- Бер ел элек «Авыл укытучысы - 2019» конкурсына эссе юллаган идегез. Конкурста катнашу идеясе ничек туды?
- 39 еллык педагогик стажым булса да, үз гомеремдә районыбыз,  укытучыларыбыз өчен шактый ачык дәресләр күрсәткән булсам да, моңарчы хәтта республика дәрәҗәсендәге "Ел укытучысы" кебек педагогик бәйгеләрдә катнашырга әлләни батырчылык итми идем. Тик шулай дә "Мәгариф" журналы уздыра торган "Авыл укытучысы" конкурсы күңелемне әллә нишләтте. 2017, 2018 елларда уздырылганында мәктәбебездә инглиз теле укыткан хәләл җефетем Фәридә катнашып, хәтта берсендә II турга узуы да этәргеч бирдеме шунда... Ә 2019 елда уздырылганында үзем үк катнаштым. I,  II турларны үтеп, финалга ук чыктым. Ә анда инде – көтелмәгән куаныч: II урынга лаек булдым.
- Таһир Фидаевич, III тур кысаларында Сез Казан гимназиясендә ачык дәрес бирдегез. Дәрес ахырында укучылар: "Таһир абый безгә тагын киләчәкме?" - дип сорадылар. Сез балаларга кызыклы экспериментлар күрсәттегез...
- «Мǝгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы-2019» бǝйгесендǝ катнашкач, үз-үземǝ ышанычым артты. Авыл мǝктǝбендǝ укытып, казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучыларына ачык дǝрес бирү минем ѳчен җитди сынау булды, билгеле. Бактың исǝ, балалар кайда да бер тѳрле икǝн. Гимназия укучылары шулай ук мин күрсǝткǝн тǝҗрибǝлǝрне бик кызыксынып карадылар, дǝрестǝ бик актив катнаштылар. Димǝк, укучыларны кызыксындыра белергǝ генǝ кирǝк икǝн. Мин моңа ирештем.
- Башка коллегаларыгыз белǝн аралашу файдалы булдымы?
- Бүтǝн конкурсантларның ачык дǝреслǝрен карап, үземнең дǝреслǝремдǝ аларның кайбер эш алымнарын куллана башладым. Бу – үзенǝ күрǝ бер тǝҗрибǝ уртаклашкан шикеллерǝк булды.
Коронавирус кебек зәхмәт яшәешебезгә кизәнгән чакта, дәресләрне дистанцион шартларда укытырга мәҗбүр булган уку елында да "Мәгариф" журналының үзенең бездәй авыл укытучыларының һөнәри осталыгын камилләштерүне күздә тоткан конкурсны быел да бар җитдилеге белән үткәрергә җыенуын ихлас хуплыйм. Коронавирус чиренә, һичшиксез, чик куелыр.
"Авыл укытучысы – 2020" конкурсы быел да укытучыларыбызның зур активлыгы һәм оешканлыгы белән үтәр дигән өметтә яшим. Һәм барча авыл мөгаллимнәрен анда актив катнашырга чакырам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ