Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» тәвәккәллеккә сынау

Бәйгенең “Балаларга мәхәббәт” номинациясе җиңүчесе Кама Тамагындагы татар урта мәктәбенең физика-математика укытучысы Рәйсә РАФИКОВА белән сөйләштек. Бүгенге көндә укытучылар өчен бик күп бәйгеләр оеш...

Бәйгенең “Балаларга мәхәббәт” номинациясе җиңүчесе Кама Тамагындагы татар урта мәктәбенең физика-математика укытучысы Рәйсә РАФИКОВА белән сөйләштек. 
Бүгенге көндә укытучылар өчен бик күп бәйгеләр оештырыла. Интернет, электрон почта хезмәтләреннән файдалану, цифрлы фотоаппарат, видеокамераларның булуы бәйгегә катнашучының эшен күпкә җиңеләйтә. Аннан халык мәкале дә “Йөргән таш шомара” дип гел искәртә килә.
Авылда туып-үсеп, гомеремне туган җиремдә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы булгангадыр, мөгаен, “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнашмыйча кала алмадым. Соңгы елларда традициягә әйләнгән бу бәйгене мин зур кызыксыну белән күзәтеп киләм. Әлеге бәйге кысаларында “Мәгариф” журналы битләрендә басылып чыккан дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләре белән дә танышып барып, үземнең педагогик эшчәнлегемдә файдаланам.
“Авыл укытучысы 2019” бәйгесенең 1 этабында эссе язу өчен тәкъдим ителгән темалар белән танышкач, быел бәйгедә катнашачакмын дидем.
Физика-математика укытучылары династиясенең бер вәкиле булганлыктан “Төгәл фәннәрнең тормыштагы роле” – темасына эссе язып җибәрдем. Җиңүчеләр арасына эләгермен дигән уй башыма да килмәде. 2 нче этапта дәрес эшкәртмәләре язарга туры килде. Үз гомеремдә бик күп дәрес эшкәртмәләре язсам да, “Мәгариф” журналы өчен язып караганым юк иде. Бу этапны да уңышлы гына узганнан соң миндә үз-үземә ышаныч артты. Менә без, финалга чыккан 10 укытучы, Казанның данлыклы татар гимназиясендә ачык дәрес бирәбез. Мин 11 нче сыйныфта математика дәресе күрсәтергә булдым. 3 фәннән БДИ ны 100 баллга бирерлек укучы әзерләгән мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашу минем хыялым иде ул. Бу бәйге минем хыялларымны тормышка ашырды. Ул укучыларның акыллы карашлары әле дә күз алдымда тора, аларны әле дә еш кына сагынып искә алам.
Бәйге барышында “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре, бәйгене оештыручылар һәрвакыт безгә ныклы терәк булдылар. Жюринең гадел хөкем итүе турында аерым әйтеп үтәсем килә.
Бу бәйгедә катнашу барышында мин республикабызның төрле районнарыннан җыелган, үз эшләренең осталары булган укытучылар белән таныштым, яңа дуслар таптым. “Мәгариф” журналы редакциясендә, Татарстан Дәүләт Советында булдым. Бәйге башында I категорияле укытучы булсам, бәйгенең ахырында мин югары категория алырга лаеклымын дигән нәтиҗә ясадым. Нәкъ шулай булды да: бүген мин югары категорияле физика-математика укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ