Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы –  ул аерым статус

«Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Лениногорск районы Ормышлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова конкурска бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты hәм быелгы катн...

«Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Лениногорск районы Ормышлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова конкурска бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты hәм быелгы катнашучыларга киңәшләрен бирде.
«Күп еллардан бирле “Авыл укытучысы” бәйгесе белән кызыксынып күзәтеп бардым. Райондашларым – Куакбаш мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймова 2015 елда җиңүче булды, Иске Иштерәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Хаҗипова 2018 елда беренче унлыкка керде.
Бәйгегә җиңәм дип бармадым. 3 нче этапка чыгу минем өчен зур дәрәҗә булды. Бәйгенең 3 этапта үтүе бик тә җайлы. Иркенләп әзерләнергә мөмкинлек бирелде. Коллегаларымның ярдәме, хезмәттәшләремнең идеялары, үземнең тәҗрибәм җиңү яуларга ярдәм итте.
Хәзерге вакытта укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бәйгеләр бик күп үткәрелә. Катнашып кына өлгер. Сәләтле балаларны үстерү, бәйгегә әзерләү, җитәкчелек итү – безнең бурыч.
Заман үзгәрә, заман белән укыту системасы үзгәрә. Төрле конкурсларда катнашу, үз өстеңдә туктаусыз эшләү – заманнан артта калмау, үз-үзеңне сынап карау өчен мөмкинлек.
“Авыл укытучысы” –  ул, чыннан да, аерым статус. Шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында аерма да юк кебек. Барысы да бер үк хезмәт белән шөгыльләнә. Эш шартлары гына аерыла. Укучылары аз санда калган, ябылу куркынычы астында булган авыл мәктәбендә белем бирү икеләтә авыр. Минемчә, бу бәйге авылның киләчәген кайгыртуга, авыл укытучының абруен күтәрүгә юнәлтелгән. “Авыл укытучысы” бәйгесе нәкъ менә авыл җирлегендә эшләүче укытучылар өчен зур мөмкинлекләр ача, яңа эзләнүләр һәм ачышлар аша киң педагогик мәйданга чыгарга ярдәм итә.
Бәйгедә катнашу минем өчен укытучы буларак эшчәнлегемә нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, алдынгы укытучыларның эш алымнары белән танышу өчен файдалы булды. Бу бәйгедән мин үз-үземә ышаныч хисләре алдым.
“Авыл укытучысы” бәйгесе дәвамлы булсын. Татарстаннан читтә яшәүче укытучылар да күбрәк катнашсын иде».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ