Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысын зур дәрәҗәгә күтәрәсез»

«Гади авыл укытучысын шундый олы дәрәҗәгә күтәрәсез, рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте «Мәгариф» редакциясенә Зөлфия Хисамова. «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе ТР Дәүләт Советынд...

«Гади авыл укытучысын шундый олы дәрәҗәгә күтәрәсез, рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте «Мәгариф» редакциясенә Зөлфия Хисамова. «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе ТР Дәүләт Советында үзенең һөнәри юлы турында сөйләде. 
Зөлфия Хисамова Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укыта. «Элек «Мәгариф» журналы «Совет мәктәбе» дип атала иде. Мин кечкенә вакытта әти-әнием укытучы булмасалар да, шушы журналны яздырып алалар иде. Без аны әти белән бергә төпләп, ботинка шнурына тезеп, елныкын-елга  туплап бара идек. Әтинең укытучыларга карата хөрмәте зур булгандыр инде. Ул үзе мал табибы булып, әнием сыер савучы булып эшләделәр», - дип искә алды укытучы.
Бүген Зөлфия Хисамова — журналыбызның актив авторы. «Мәктәптә эшләвемә инде 30 ел.  Мәгариф өлкәсендә күп кенә үзгәрешләр булды. Мин алар турында «Мәгариф» журналы аша беләм.  Журнал битләрендә үзенең дәрес эшкәртмәсен күрү укытучы өчен зур мәртәбә», - дип белдерде җиңүчебез.
Исегезгә төшерәбез, 18 октябрьдә ТР Дәүләт Советында «Авыл укытучысы–2019» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ