Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылда эшләргә күчкән укытучыларга – 1 млн сум

2020 елда Россиядә укытучылар өчен яңа федераль программа эшли башлаячак. Бу хакта Президент Владимир Путин бүген үз юлламасында хәбәр итте. Яңа программа авыл укытучылары өчен яңа мөмкинлекләр ачыр,...

2020 елда Россиядә укытучылар өчен яңа федераль программа эшли башлаячак. Бу хакта Президент Владимир Путин бүген үз юлламасында хәбәр итте. Яңа программа авыл укытучылары өчен яңа мөмкинлекләр ачыр, дип көтелә. 
«Земский учитель» дип аталган әлеге программа киләсе елда тормышка ашырылачак. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп киткән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк.
«Махсус программаны башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче мөгаллимнәргә бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк»,— дип хәбәр итте Владимир Путин.

Күптән түгел РФ Мәгариф министры Ольга Васильева авылларда кадрларга кытлык барлыгын әйткән иде. Аның фикеренчә, укытучыларны авыл һәм кече шәһәрләрдәге мәктәпләргә җәлеп итү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга кирәк.
Фото «Мәгариф» журналы архивыннан алынды

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ