Авылы белән актерлар

Әтнә ягы Казан артының милли-мәдәни үзәге булып торса, Олы Мәңгәр авылы, әнә шулай җәүһәргә тиң мәдәният, мәгариф учакларының берсе итеп танылган. Һәр йорты диярлек гармунчылар, җырчылар, театр җанлы үзешчән артистлардан торган Мәңгәр авылы яшьләренең төрле концерт-театр тамашалары кую даны элек-электән бөтен районга таралган. Шул елларда кабынган театр уты безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бу борынгы салада. Аның учагын сүндермичә саклап торучыларның берсе – Олы Мәңгәр мәдәният йортында 1994 елдан режиссер булып эшләүче Рафис Сәлахетдинов. Аның театр серләрен генә түгел, кино үзенчәлекләрен дә белүе, бу авылның кызыклы тарихы белән кушылып, мәңгәрлеләрне актерлар иткән.

Исеменә тугырылык саклап

Үз тормышларын үзешчән сәнгатьтән башка күз алдына китерә алмаган Нәкыя белән Рәис Сәләхетдиновлар, улларына, алдан чамалап, Рафис, ягъни гарәпчәдәге мәгънәсе буенча «күренекле» исеме кушканнар. Менә шуннан бирле аңа исеменә тугрылык саклап яшәргә туры килә. Мәктәптә җәмәгать эшләренең берсе дә аннан башка узмый: ул комсомол комитетының спорт секторын җитәкли, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Сәләтле егетне Мәңгәр колхозы юллама белән Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык факультетына укырга җибәрә. Рафис авылдашларының ышанычын аклый: институтны тәмамлауга, Олы Мәңгәр мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Ул җитәкләгән театр коллективы Минзәлә, Буа, Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камал, Мәскәү, Санкт-Петербург театрлары сәхнәләрендә чыгышлар ясый. 2000 елда аларга Халык театры исеме бирелә.

Ул коллектив өчен артистларны үзе – мәктәп укучылары белән оештырган «Яшьлек» балалар театрында әзерли. Шул яшь артистлар труппасы, Чаллыда узган «Алтын битлек» театр фестивалендә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле белән катнашып, беренче урынны яулый. Коллектив бу уңышын 2006 елда да кабатлый, 2007 елда исә ыченче урынны ала. Алай гына да түгел, Мәңгәр балалары хәзер үзләрен телевизион спектакльләр, клипларда да сынап карый. «Яңа гасыр» телеканалында Әхмәт Фәйзинең «Апушның мәдрәсәдәге хикмәтләре» әсәре буенча куелган спектальдә төшүләре – Рафис оештырган балалар труппасының зур уңышы. Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» клибы җыр сөючеләр арасында тыңламаган, ошатмаган кеше юктыр. Тулы бер чорны гәүдәләндергән бу клипта печән төялгән арба җигелеп, көч-хәл белән үргә атлаучы ана ролен Рәфиснең хатыны Рәзинә, аңа ярдәм итүче сабыйны алты яшьлек уллары Раяз башкаруын белсәләр дә, мәңгәрләр генә белә торгандыр. Раяз хәзер дүртенче сыйныфта укый. Дуслары Илъяр Мөхәммәтшин, Айбулат Филатов, Алмир Хисмәтуллин, Инзилә Хисмәтуллина белән бергә әтисе куйган спектакльләрдә катнаша. Кыска гына әңгәмә вакытында да аның «тәҗрибәле» артист булуы сизелеп тора. «Театрда уйнау сиңа нәрсә бирә?» – дигән соравыма Риязның җавабы театрның шәхес ни рәвешле тәэсир итүен аңлау мөмкинлеге бирде.

– Театр тормышны тирәннән төшенергә ярдәм итә, – диде ул, олыларча фикерләп. – Төрле вакыйгалар вакытында кешенең үзен ничек тотуы турында уйлыйсың. Гомумән, театр тормышка җитди, җаваплы карарга өйрәтә. Һәркайсыбыз төрле рольләр башкара. Димәк, һәркем аерым язмышка дучар ителә. Син менә шуны булдыра алганча тамашачыга эзлекле рәвештә җиткерергә тиеш.

– Рафис абый куйган спектакльләрдә катнашканнан соң, без үзебезне олыгайган кебек хис итәбез, – дип, Раязга сабакташы Илъяр Мөхәммәтшин да кушылып китте. – Ул тамашалар хәтта авылыбызның киләчәге турында да уйландыра.

Режиссер Рафис Сәләхетдинов профессиональ сәхнәләрдә башкарыла торган, югары әхлак идеяләр белән сугарылган әсәрләргә курыкмый алына. Димәк, үзенең көченә дә, артистларының талантына да нык ышана ул. Ышаныр да шул, дистәләрчә еллар бергә төрле абруйлы сәхнәләрдә спектакльләр күрсәтеп, утны-суны бергә кичкән авылдашлар бит алар. Кабасы ризыкларын хәләл тир түгеп табучы уңган-булган хезмәт кешеләре. Гөлсинә Шакирова, әйтик, мәдәният йорты директоры, Хәтирә апа Рәхимова элек сатучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, Фәнис Тәхәбиев – авыл җирлеге башлыгы, Гөлзидә Камалова – «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе, Надыйр Сабиров Мәңгәр мәдәният йортында оператор булып эшли. Сания Абдуллина, Рәфыйк Сәләхетдинов, Рузилә һәм Салават Әхмәтхановлар, Илдар Хисмәтуллин, Әлфир Шакиров, Надия Муллахмәтова, Рәдис Хисмәтуллин, Надия Сәфәргалиева — болар барысы да Мәңгәр халык театрының күз уңында торган алыштыргысыз көчләре. 2018 елда шушы коллектив, Шамил Закиров исемендәге ХVIII «Идел-Йорт» төбәкара театр бәйгесендә Туфан ага Миңнуллинның «Саташу» спектакле белән катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. Аларның диплом, истәлекле бүләкләр, 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнүләре Казан арты халкы өчен олы шатлык була.

Сере – борынгылыкта

Узган ел мәңгәрлеләр сәхнәгә Әтнә театрының 100 еллыгы уңаеннан берничә яңа спектакль алып менә. Арада Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе», Рәдиф Сәгъдинең «Кияү абый» кебек халык күңелен тирәнтен тоеп иҗат ителгән әсәрләр дә бар. Түбән Камада яшәүче укытучы Зәбир Гыймадиевның «Әҗәт» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын Мәңгәрдә үземә дә карарга насыйп булды. Спектакльдә хәзерге тормыш сурәтләнә: геройга операция ясату өчен зур акчалар кирәк. Әмма аны ничек табарга? Мәхәббәт өчпочмагы, әхлак, хакыйкатькә илтүче иң туры юл эзләү… «Тән – сатылганнан соң да адәм баласының үзендә кала торган бердәнбер товар» – спектакльдә яңгыраган әлеге фикер уйланырга да, геройны кызганырга да мәҗбүр итми калмагандыр. Әсәрнең башыннан азагына кадәр тамашачы сәхнәдәге тормыш агымына кушылып, әхлакый кыйммәтләрнең базар бәясе кебек үзгәрүчәнлегенә шаһит булып, авыр хәлдә чишелеш эзләгән геройлар өчен янып-көеп утырды.

– Театрга ул – милләтебезне саклап торучы мәдәни учак. Мин саф татар районында яшәвемә шатланып бетә алмыйм. Спектакльләрдә шушы авылда яшәүчеләр катнашса, күп вакыт аларны тамаша кылырга тирә-як авыллардан оешып киләләр. Авылдаш артистлар әйткән фикерләрне халык күңел түренә уеп сала. Үзешчән театрның үзенчәлеге дә менә шунда.

Узган җәй-көз айларында Мәңгәр, Мөндеш, Комыргуҗа авылларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мин сине сагынам» дип аталган нәфис фильм төшерелүен һәм анда, профессиональ актерлар белән рәттән, Рафис Сәлахетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы катнашуын ишеткән идем. Шушы вакыйгаларның үзәгендә кайнаган Рафистан бу хакта:

– Мәңгәрдә «Татаркино» рәттән берничә фильм төшерде. Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре буенча төшерелгәне халык арасында аеруча зур танылу алды. Хәзер менә Мәскәүдән килгән төркем эшли икән. Авылыгызның шулай кино сәнгатендә популярлашып китүен нәрсәдән күрәсез? – дип сорамый булдыра алмадым.

– Мин аны Мәңгәрнең борынгы авыл булуы белән бәйлим, – дип сөйләп китте режиссер. – Борынгы авылның хәтере тирән. Бездә авыл тарихындагы төрле вакыйгаларга таянып, теләсә кайсы чорга кайтып «яшәргә» мөмкин. Хәзер төшерелә торган «Мин сине сагынам» фильмы Бөек Ватан сугышы чорында Латвиядән Мәңгәргә эвакуацияләнеп килгән латыш балаларының язмышы, аларны үз кочагына сыйдырган авылның фидакяр хатын-кызлары, ятим сабыйлары турында. Мин анда аксак булганга сугышка алынмый калган авыл советы рәисе ролен башкарам. Кинода үзебезнең халык театры артистлары, балалар театры артистлары да уйный. Җәен сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшердек инде. Район җитәкчелеге фильмны төшерү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырды.

Мәңгәр латышлары

«Ялкын» журналында эшләгән елларда баш мөхәррир Роза ханым Туфитуллованың шушы латыш балаларының Мәңгәрдәге авыр язмышы турында сөйләгәннәре искә төште. Җанын тетрәндергән әлеге вакыйгалар Роза апага һич тынгылык бирми, изге күңелле ханым узган гасырның 80 нче елларында Латвиягә барып, «Мәңгәр латышларын» балачак авылына кунакка алып кайтуны оештырып йөргән иде. Редакторыбыз хәтта Олы Мәңгәрдә тәрбияләнүчеләрнең берсе, Андрис Споргисның латыш балалар йортына багышланган «Коткарылган балачак» исемле китабын (китап автор тәкъдиме белән «Олы Мәңгәр – гомер бишеге» дигән атама белән дөнья күрде – И.Н.) латышчадан турыдан туры татарчага тәрҗемә итеп, китап итеп бастырып чыгаруга иреште.

…Китапта бәян ителгәнчә, 1941 елның июнь төнендә Латвиянең берничә сәгать фашистлар кулында калачак «Кроте» пионерь лагерендагы 400 ләп баланы йокыдан уятып, көнчыгышка таба алып китәләр. Нәкъ бер айдан алар Мәңгәргә килеп җитә. Бу юлның нинди куркыныч булуын Эрикс Рупейкс исемле үсмер үзенең көндәлегендә тасвирлый: «Дүрт вагон сафтан чыкты, 18 пионер һәлак булды. Яраланганнар саны – 24». 23 июльдә Олы Мәңгәр апалары илләреннән сугыш афәте куып чыгарган бу сабыйларны каршы алырга атлы олаулар белән Арча станциясенә киләләр. Хәлсез балаларны төяп, кайтыр юлга чыкканда, бер авыру бала вафат була. Бу вакыйга Мәңгәр аналарын зур кайгыга сала. Юлчылар агачтан салынган өч катлы Вәли бай йортына кайтырга тиеш булсалар да, беренче көнне авыл халкы балаларны үзе бүлешеп ала. Мунча ягып кертә, үз сабыйлары ачлы-туклы булуга карамастан, соңгы ризыклары белән уртаклаша…

Узган ел Мәңгәрдә аңа кадәр Ленинград блокадасында яшәгән сабыйлар турындагы «Мин үләргә теләмим» дигән фильм төшереп, шөһрәт һәм грант яулаган осталар төркеме – продюсер Татьяна Мерзлякова, режиссер Марина

Мусиенко һәм кинорежиссер Наталья Панкратова эшли. Әлеге иҗат төкеме «Мин сине сагынам» киносының да уңышлы булып чыгачагына шикләнми.

– Бернәрсә дә җиңел бирелми, билгеле, – диде продюсер Татьяна Мерзлякова. – Тик без ул елларны ышандырырлык итеп сурәтләячәкбез. Берничә юнәлештә эшлибез. Иң элек, шул вакытта яшәгән ветераннар белән сөйләшеп, әңгәмәләрне актерларга күрсәттек. Консультантларыбыз да шул чор кешеләре иде. Ветеран галимә Альта ханым Мәхмүтовадан бик күп файдалы киңәшләр алдык. Әңгәмәләрне бөртекләп өйрәнгәннән соң, башлап, фильмның да шул өлешләрен төшердек. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, башка җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне бик җылы каршы алдылар, җитәкчелек фильм төшерү вакытында нәрсә кирәк, алыгыз дип, тиешле күрсәтмәләрен бирде. Сугыш чорын тасвирлау өчен Чабаксардан НАТИ тракторына кадәр алып кайттылар. Олы Мәңгәр халык театрының талантлы артистлары да нык ярдәм итте.

Фильмның сюжетын корганда, реаль хатирәләр нигез итеп алынган. Режиссер Марина Мусиенко – бер үк вакытта фильмның сценарий авторы да. Аны язганда, автор берарусь егете Михась белән татар кызы Рауза мәхәббәтен үзәккә куйган. Михаська латыш балалары белән Мәңгәргә килгәндә 14 яшь була. Рауза – ятимә кыз, ул балалар йортында урын-ятак әйберләре биреп тора. Алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Әмма сугыш аларның керсез мәхәббәтенә җәтмә үрә. Төнге сменада трактор белән җир сөргәндә, Михась җиргә ятып ял иткәндә йокымсырап киткән кулдашы Сергейны таптап китә. Гаебен юар өчен ул үзе теләп сугышка китә һәм һәлак була. Балалар йорты табибәсе Хельма Герц образы –кинода тормыштан алынган Хилда ханымның прототибы. Ул милләте буенча – алман хатыны. Коммунист ире Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тормыштагы Хилданы бөтен Мәңгәр халкы хөрмәт итә, чөнки ул авылда көчле табибә буларак таныла. Ә кинодагы Герц образы чынлыктан читкәрәк китеп тасвирланган. Аңа күпләр нәфрәт белән карый. Сугышта ирләрен югалткан кайбер тол хатыннар аның хәтта Мәңгәрдән китүен таләп итәләр. Әмма НКВД хезмәткәрләре аны “немец шпионы” дип кулга алырга килгәч, бөтен авыл халкы Герцны яклап кала. Нәкъ шул вакыт авылда тиф зәхмәте тарала. Бу куркыныч авыруга каршы Хельма берялгызы каршы чыга. Күпләрне үлем тырнагыннан коткарып калган табибә үзен-үзе саклый алмый. Фильм безгә әнә шундый ачлык, җимереклек, хәерчелек сагалаган аяусыз авыр тормыш шартларында яшәү өчен көрәшкән Мәңгәр исемле татар авылын хәзер дә хөрмәт белән искә төшергән латыш балаларының уй-фикерләрен бәян итә.

Олы Мәнгәр авылы халкы театрда гына түгел, ә кинода да тормышчан образлар тудыручы артистлар буларак тарихка керде.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий