Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әйдә ТНВга!» бәйгесе игълан ителде

ТНВ татар балаларын үз хисабына укытып, эшкә алуын дәвам итәчәк. «Яңа Гасыр» телеканалы мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары арасында «Әйдә ТНВга!» дип аталган конкурс игълан итә. Җиңүче...

ТНВ татар балаларын үз хисабына укытып, эшкә алуын дәвам итәчәк. «Яңа Гасыр» телеканалы мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары арасында «Әйдә ТНВга!» дип аталган конкурс игълан итә. Җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.
Иҗади конкурс 17 майга кадәр өч турда үткәрелә, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте. I тур — читтән торып оештырыла. Әлеге этапта катнашучылардан ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «Минем иң яхшы дустым» темасына инша язу сорала. Иншаны  pr_tnv@mail.ru электрон почтасына 19 апрельгә кадәр юлларга кирәк булачак.
«Кадрда» дип аталучы конкурсны да уңышлы узарга кирәк булачак. II тур кысаларында мобиль җайланма ярдәмендә хронометражы 2 минуттан артмаган үзпрезентация төшереп җибәрү сорала. Видеоязмалар 30 апрельгә кадәр юлланырга тиеш.
III тур: Интервью жанрында иҗади конкурс. Сынау 14 май көнне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә узачак.
Узган елны бәйгенең беренче турында 41 бала катнашкан иде. Алар  Казан, Чаллы, Әтнә, Арча, Азнакай, Лениногорск мәктәпләренең чыгагылыш сыйныфлары укучылары. Өч тур нәтиҗәсендә  «Яңа гасыр»ның максатчан грантын Арчадан Алия Сабирова, Лениногорскидан Сиринә Сәхапова һәм Азнакайдан Инзилә Хөсәенова оттылар. Бүгенге көндә кызлар Казан федераль университетында беренче курста белем алалар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ